Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Балалар иминлеге хакына

“Яшьлек” яшьләр үзәгендә районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Аңа район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

Утырышта авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары һәм әлеге юнәлеш буенча җаваплы кешеләр катнашты.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе Дилбәр Әнвәрова комиссиянең 6 айлык эшчәнлеге хакында анализлы чыгыш ясады.

2025 елның 6 аенда комиссиянең 12 утырышы узган. Шуларның 4се – күчмә. Аларда ата-ананың балага тиешле тәрбия бирмәве, балигъ булмаган баланы тәмәке яки составында никотин булган матдә тартуга җәлеп итү, гражданинның (паспорт) шәхесен таныклаучы документны (паспорт) белә торып юкка чыгарган яки
бозган өчен яисә гражданинның шәхесен таныклаучы документны (паспорт) тиешенчә сакламаган өчен, вак хулиганлык, балаларның сәламәтлегенә һәм аларның үсешенә зыян китерүне кисәтү чараларын тәэмин итү таләпләрен үтәмәүгә кагылышлы 37 административ эш һәм күп кенә профилактика мәсьәләләре каралган. 37 беркетмәнең 34е ата-аналарга төзелгән.

Бүгенге көндә районның  10 гаиләсе ведомствоара исәптә  тора, аларда 22 бала тәрбияләнә. Узган ел бу вакытта 10 гаилә исәптә торган, аларда 26 бала тәрбияләнгән. Исәптә торучы гаиләләр Актаныш, Аеш, Богады, Актанышбаш, Такталачык, Күҗәкә, Зөбәер, Татар Суыксуы, Теләкәй, Яхшый, Айман, Сәфәр, Чуракай авыл җирлекләреннән.  

2025 елның 6 аенда 5 гаилә (аларда 15 бала тәрбияләнә) районның балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе карары нигезендә СОП базасыннан исәптән төшерелгән. Шулар арасыннан 4 гаилә тиешле реабилитация чаралары үтеп, уңай якка үзгәргән өчен.

Балигъ булмаган балалар комиссиясендә 8 бала исәптә тора.

 

Рейдлар даими уза

 

Район буенча балигъ булмаган балалары булган социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр яшәгән урыннарда янгынга каршы куркынычсызлык чараларын үтәү һәм каникул чорында контрольдә тоту буенча барлык җирлекләрдә дә ведомствоара рейдлар уздырылган. Рейдлар барышында автомат янгын хәбәрчеләренең булу-булмавы, электр үткәргечләрнең төзеклеге тикшерелә, янгынга каршы инструктажлар, янгынга каршы куркынычсызлык чараларын үтәү турында профилактик әңгәмәләр үткәрелгән.

Агымдагы елда жирле балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссияләренә җирлектә урнаштырылган уен мәйданчыкларының торышы хакында һәм балигъ булмаган балалар  тормышына яки сәламәтлегенә зыян китерү куркынычын киметү буенча  үзләрендә нинди чаралар күрелүе хакында мәгълүматлар җибәрүне сорап хатлар җибәрелде.

Авыл җирлекләрендә
балалар ялы өчен уен мәйданчыклары урнаштырылган. Даими рәвештә  мәйданчыкны карап тору  буенча җаваплы кешеләр билгеләнгән.

Шулай ук һәрбер җирлектә каникулга кайткан балаларның исемлеге төзелеп, алар белән профилактик чаралар һәм инструктажлар үткәрелә. Каникул чорында район авылларына каникул вакытында кунакка 370 бала кайткан. Бу сан үзгәреп тора. Мототехника, питбайклары булган ата-аналар белән профилактик сөйләшүләр үткәрелеп, балаларның иминлеген күз уңында тоту буенча имзалар алынган. Авылларда 121 баланың мототехникасы барлыгы мәгълүм.

Бу урында Ленар Зарипов  мототехника чараларында йөрүче балалар үз гомерләренә генә түгел, башкалар гомеренә дә куркыныч тудыралар, диде. Әлеге техника чарасында йөрүче балаларның ата-аналары  белән җитди сөйләшергә чакырды.

– Әгәр административ хокук бозуларга юл куелса, мототехникаларын штраф
тукталышларына алып китәчәкләр, ата-аналарга штраф түләргә туры киләчәк. Болар кемнедер куркыту, янау сүзләре түгел, ә балаларыбызны куркыныч һәлакәтләрдән саклау дип аңласагыз иде, хөрмәтле райондашлар. Чөнки көн саен Россиянең төрле төбәкләрендә, Татарстан районнарында балалар һәм яшүсмерләрнең мототехникаларда аварияләргә очравы турында хәбәрләр килеп тора. Мондый бәла-казаны аңлы рәвештә булдырмый калырга да була бит. Аеруча М-7 трассасына якын урнашкан авылларда мотоциклларда йөрүче балаларга игътибарлы булырга кирәк, – диде.

Ленар Рафак улы бер генә баланы да күз уңыннан ычкындырмаска кирәк, дип басым ясады. Су буйларында куркынычсызлыкны тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы чараларын күрү мөһимлеген искәртте.

Авыл җирлекләренә читтән килгән ят кешеләргә сак карарга киңәш итте. Җирлектә иминлекне тәэмин итү, балаларыбызны бәла-казалардан саклау барыбызның да уртак бурычы, диде.

 Комиссия утырышында район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев сәламәтлек саклау тармагындагы алты айлык нәтиҗәләр белән таныштырды.  

Россия Федерациясе  Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Марат Минһаҗев балигъ булмаган балалар тарафыннан кылынган җинаятьләргә тукталды. Ата-аналарга, мәктәп җитәкчеләренә балигъ булмаган балалар белән профилактика чараларын күбрәк үткәрергә кирәк, дип ассызыклады.  

“Игелек үзәге халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” директоры урынбасары Дилбәр Фазаелова социаль яктан куркыныч гаиләләр белән алып барылган эшчәнлек буенча чыгыш ясады.

Киңәшмәне йомгаклап, Ленар Зарипов авыл җирлеге башлыкларына да, мәктәп директорларына да балаларның җәйге каникулларын хәвеф-хәтәрсез үткәрү буенча игътибарны киметмәү бурычын йөкләде.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев