«Батырлар аллеясы» ачылды
Актаныш технология техникумының ишек алдында махсус хәрби операциядә һәлак булган элеккеге студентлар истәлегенә «Батырлар аллеясы» барлыкка килде.
Әлеге чарада район башлыгы Ленар Зарипов, һәлак булган батыр егетләрнең әти-
әниләре, туганнары, Әфган, Чечня сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан егетләр, техникум студентлары, кадетлар катнашты.
Илдә махсус хәрби операция башлангач, районыбызның бик күп егетләре неонацизмга каршы көрәшкә китте. Алар арасында шушы техникумны тәмамлап,
районыбыз хуҗалыкларында хезмәт куйган егетләр дә шактый. Кызганыч, югалтулар да аз түгел.
– Бүген без дулкынландыргыч һәм истә кала торган вакыйгага җыелдык. Үзебездә укып чыккан, махсус хәрби операциядә һәлак булган батыр егетләребезгә
багышлап, “Батырлар аллеясы” ачарга ният кылдык.
Ниятебезнең максаты тирәннән килә. Беренчедән, үзебезнең шушы батыр егетләребез белән горурлануыбызны белдерәсебез килә. Районыбызда яшәгән яшьләргә, техникум студентларына чын ир-егет, ватанпәрвәр нинди булырга тиешлеген күрсәтергә телибез. Һәр көн алар биредән үтеп йөргәндә шул егетләрнең рәсемнәренә карап, горурлык хисләре кичерсеннәр, аларга тиңләшергә тырышсыннар дигән максат белән эшләдек. Икенчедән, әлеге батыр егетләрнең ата-аналарына, туганнарына үзебезнең хөрмәтебезне, рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Чынлап та сез асыл, батыр егетләр тәрбияләп үстергәнсез.
Актанышта үскән, шунда эшләгән, хезмәт куйган егетләр ил алдында шундый бурыч торганда үзләренең гомерләрен кызганмыйча, чын батырларча үзләрен күрсәттеләр. Без сезнең алда баш иябез. Югалтулар авыр. Әмма аларның батырлыгы мәңгелек. Исемнәре безнең күңелләрдә мәңгелек булып уелып калсын.
Техникумыбызны тәмамлап, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез бик күп. Әлеге операция тиз көндә тәмамланып, аларның безнең янга әйләнеп кайтуларын телибез, – диде технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова.
Ул әлеге аллеяны сафка бастыруда ярдәм иткән «Ак барс» банкы директоры Рубин Хәмидуллинга, аның улы, эшмәкәр Айнур Хәмидуллинга, «Чәчер» ЯАҖ директоры Радик Солтановка, Әрмән җәмәгатьчелеге вәкиле, эшмәкәр Авдалян Аликка зур рәхмәтен белдерде.
Иганәчеләр булышлыгы белән аларны техникум студентлары һәм мастерлары эшләп куйган.
Тантаналы чарада Ленар Зарипов та үзенең фикерләрен җиткерде.
– Хәерле көннәр, минем сугышчан дусларым. Мин аларга шулай дип эндәшәм. Чөнки, мин аларга нинди генә вакытта да таяна алам. Сезгә булганыгыз өчен, качып калмыйча, яу кырларында безнең тынычлыгыбызны сакларга барганыгыз өчен рәхмәт. Әти-әниләргә батыр уллар үстергән өчен зур рәхмәт! Аллаһы Тәгалә сезгә бу авыр кайгыларны кичерергә ярдәм, сабырлык бирсен. Бергә булганда бөтен авырлыкларны җиңеп чыгарбыз.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләргә
багышлап мәктәпләрдә хәтер такталары куелды. Технология техникумы беренчеләрдән булып «Батырлар аллеясы» ачып җибәрде.
Районда да әлеге аллеяны төзиячәкбез. Ул әллә каян күренеп, балкып торырга, безнең батырларыбыз турында сөйләргә тиеш. Аллеядагы стендлар шушы санда тукталып калсын иде, егетләребез исән-сау, җиңү белән әйләнеп кайтсыннар.
Хөрмәтле укучылар, сезгә яу кырларын, окоп салкыннарын күрергә язмасын! Абыйларыгызның батырлыгына тугры булып, алардан үрнәк алып, чын ир-егетләр булып үсегез, – диде.
“Батырлар аллесы”нда Раил Марсель улы Надриев, Айназ Айрат улы Арсланов, Илнур Рафис улы Кәрамов, Фәнис Фәлах улы Латыйпов, Илдар Ришат улы Хөснияровның рәсемнәре урнаштырылган. Чараны алып баручылар Рөстәм Мусин белән Нәргизә Фатыйхова аларның һәрберсенең тормыш юлы белән таныштырды.
Чечня сугышы ветераны, МХОга үз теләге белән китеп яраланып кайткан Илсур Зәкиев та үз фикерләре белән уртаклашты. Батыр уллар үстергән әти-әниләргә рәхмәтен әйтте. Һәм үзе иҗат иткән шигырен укыды.
Айназ Арслановның сеңлесе Энҗенең абыйсына багышлап язган шигыре дә күпләрнең күңелләрен тетрәндерде.
– Минем улым да язга кайтабыз, дип телефонда хат язган иде. Аларның барысын да саклыйм. Улым белән горурланам, батыр йөрәкле булды. Ике ел армиядә хезмәт иткәннән соң тыныч тормышта эшләде, яшәде, киләчәккә планнар корды. Бу хәлләр башлангач, үз теләге белән китте. Улым, кайчанга кадәр соң, дигәч, әни, дөньялар
кайчан тынычлана, без шунда кайтабыз, диде. Ярый безнекен алып кайтып җыештырдык, матур итеп, соңгы юлга озаттык. Әле һәлак булгач, гәүдәләрен алып кайта алмаганнары, әниләре, хатыннары эзләгәннәре күпме? Улымны мин дә көттем, менә шушы егетләр кебек кайтып керер кебек тоелды. Йөрәгем өзгәләнә. Улларыбызны искә алып, исемнәрен, фотоларын куеп аллея ясаган өчен сезгә зур рәхмәт. Бала – бәгырь ите. Кайта алмаганнарның әти-әниләренә, хатыннарына, балаларына сабырлык телим, – диде Илдар Хөснияровның әнисе Рәзилә апа.
Башка чыгыш ясаучылар да илебез өчен башларын салган батыр улларын искә алганнары өчен рәхмәт әйттеләр. Улларының рухлары шат, урыннары оҗмах түрендә булсын, диделәр.
Соңыннан барысы бергәләп, “Батырлар аллеясы”ндагы егетләрнең рәсемнәре янына чәчәкләр куйдылар. Бары бер теләк, әлеге
аллеяда һәлак булган егетләрнең рәсемнәре артмасын иде.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев