Батырлар онытылырга тиеш түгел
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Җиңү паркында искә алу чарасы узды.
Анда Әфган һәм Чечня сугышы ветераннары, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, укучылар, райондашлар катнашты.
Тарих битләренә уелып калган Бөек Ватан сугышы җилләре районыбыздагы һәр гаиләгә кагылган. Безнең тынычлыгыбыз бәрабәренә 9 меңнән артык райондашыбыз яу кырында ятып калган. Чарада әлеге батыр яугирләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, рухларына багышлап дога кылдылар, алар хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.
Чарада катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов та әлеге көннең әһәмиятен ассызыклады.
– 22 июнь – тарихыбызның иң фаҗигале даталарының берсе. Моннан 83 ел элек, 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кереп, сугыш башлый.
Тыныч тормышта яшәүче халкыбыз Ватанны саклау өчен кулына корал ала, тылдагылар җиңүне якынайту өчен бар көчләрен куя, соңгы телем икмәген дә бирә.
Ел саен шушы хәтер һәм кайгы көнендә без яу кырында ятып калганнарны искә алабыз. Аларның рухларына багышлап догалар кылабыз. Без Җиңүнең җиңел бирелмәвен бервакытта да онытырга тиеш түгелбез.
Бүген дә Украинда махсус хәрби операция бара. Егетләребез анда тынычлык өчен көрәшә. Аларга район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе исеменнән рәхмәтемне әйтәм. Исән-имин әйләнеп кайтуларын телим, – диде.
– Бүген Бөек Ватан сугышында катнашучы барлык кешеләрне искә алу көне. Без үзебезнең тарихны онытырга тиеш түгелбез. Аны хәзерге буынга җиткерергә тиешбез. Бүгенге митингта балалар да катнаша. Әби-бабайларның җиңү өчен ничек көрәшкәннәрен,
батырлыкларын сөйләп, аларны да туган илне яратучылар булып үсәргә өндәргә бурычлыбыз. Бүгенге көндә хәрби операциядә булган егетләрнең дә исән-сау яныбызга әйләнеп кайтуларын телим, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова.
Районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов та фикерләре белән уртаклашты.
– 2022 елдан бирле барган хәрби операциянең шаукымы күп гаиләләргә кагылды. Алар аның авырлыкларын тоеп яши. Егетләребез безнең тынычлык өчен көрәшә. Бөек Ватан сугышы елларында да барлык ил халкы берләшкән. Җиңү өчен үз өлешен керткән. Хәзер дә шулай. Хәрби операциядәге егетләргә бөтен райондашлар белән бергәләп гуманитар ярдәмнәр җибәрәбез. Барыбызның теләге бер: бу операция тизрәк җиңү белән тәмамланып, егетләребез туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде, – диде.
– Без үскәндә ач, ялангач, ятим булдык. Әтиләрнең назын күрмәдек. Балалар сез шушындый авыр кайгыларны күрмәгез. Егетләр, сез яшегез җиткәч, ил алдындагы бурычыгызны гына үтәргә барыгыз. Киләчәгегез якты, өметле булсын. Сугыш башланган көннең сагышын, күз яшьләрен бүген табигать тә күрсәтте. Ул да елады. Безнең әнкәйләрнең ул вакытта эшләгәннәрен сөйләргә сүзләр дә җитмәс иде. Әнкәйләр чәчүлек орлыкларын капчык белән иңсәләренә салып ташыдылар. Барлык авырлыкларга да түзделәр. Инде ул вакытлар кабатлана күрмәсен, – диде сугыш чоры баласы Юлия апа Әхмәтова.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев