Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Бер айда 47 спектакль күрсәтелде

Мартта Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап театр айлыгы игълан ителгән иде.

Театр айлыгында

 

Иске Байсарның “Сөн” халык театры Рафис Фазылжановның “Вәгъдә бүләге” драмасын сәхнәләштерде. 1 март көнне алар Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йортында әлеге әсәрне сәхнәдә күрсәттеләр. Геройлар язмышы беркемне дә битараф калдырмады.   

– Барлык тамашачы да артистларыбызның оста уйнавын күреп, хис-тойгыга бирелеп утырды. Спектакль сугышның һәр йортка килүе, безнең зур илебезнең һәм һәр аерым кешенең тормышын үзгәртүе турында. Әгәр дә тарихның бу битләре булмаса, бүген барыбыз да бераз башкача булыр идек, – диде театр уйнаучылар.

Бу хакта райондагы рәсми социаль челтәрләрдән алынды.

Мохтар Мутин исемендәге драма смотры кысаларында барлык авылларда да диярлек репетицияләр гөрләде. Март ае буена район, авыл сәхнәләрендә спектакльләр күрсәтелде, тирә-якка гастрольләр оештырылды.

Ниһаять, 31 март көнне театр айлыгына йомгак ясалды. Бу көнне Киров халык театры “Тау артында тал елый” драмасын тамашачыга тәкъдим итте. Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтелде ул. Зал шыгрым тулы. Бөек Ватан сугышы чорында авыл тормышын, тылдагыларның күңел кичерешен тасвирланган әлеге тамаша театр айлыгының иң яхшы сәхнә әсәрләренең берсе дип бәяләнде.

 

Патриотик тема

өстенлек алган иде

 

Берничә айга сузылган драма смотрына быел барлыгы 47 театр коллективы кушылган, алар куйган сәхнә әсәрендә 260тан артык үзешчән артист уйнавы мәгълүм. 5 үзешчән драма коллективы (Такталачык, Теләкәй, Яңа Әлем, Әнәк, Кәзкәй) район мәдәният йортында чыгыш ясарга чакыру алды. 7 халык театры (Иске Кормаш, Сәфәр, Киров, Пучы, Богады, Зөбәер, Байсар) үзара көч сынашты. Айлык вакытында күп кенә коллективлар күрше авылларга, районнарга гастрольгә чыкты.

Бәйгедә Бөек Ватан сугышы елларын яктырткан әсәрләр сәхнәләштерелгән иде.

– Бөек Ватан сугышы, тетрәндергеч вакыйгалар, һәрбер гаиләгә кагылды. Һәркемнең язмышы үзенчә. Бүгенге вазгыять белән чагыштырып карасак, безгә бары тик тынычлык кына кирәк. Махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, егетләребез туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайтсын. Дөньяда иминлек урнашсын. Дәһшәтле мизгелләрне бары тик сәхнәдә генә күрсәк иде. Балалар ятим калмасын, гаиләләребез исән-сау булсын, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова йомгаклау тантанасында.

Бәйгене оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт сүзе җиткерде, лаеклыларга бүләкләр тапшырды. Җиңүче коллективлар, үз ролен оста башкаручылар, аерым номинациядә өстен чыгучылар Мактау кәгазе һәм премия белән хөрмәтләнде.

 

Барысы да

шәп уйныйлар

 

Катнашучылар арасында төрле һөнәр ияләре, өлкәннәр һәм балалар бар. Гаиләләре белән сәхнәдә чыгыш ясаучылар булу да куандыра.

Иске Кормаш (Дилбәр Вәлиева), Пучы (Айгиз Гыйлемов), Иске Байсар (Рәмис Кадыйров), Теләкәй (Илүс Гайнетдинов), Яңа Әлем (Марат Исламов) җирлеге башлыклары үзешчәннәр белән бергә сәхнә тотты, һәм алар бүләккә лаек булдылар.

Район үзәгендә уңышлы чыгыш ясаган драма коллективлары смотр лауреаты булдылар. Һәр коллективка Мактау кәгазе, премия тапшырылды, аерым үзешчәннәр диплом белән хөрмәтләнде.

Чишмәбәш, Иске Җияш, Актанышбаш, Чөгәнә, Аккүз, Меңнәр, Аеш, Чуракай, Усы, Качкын, Чалманарат, Уразай, Шәрип, Куян, Яңа Балтач, Шәбезбаш, Кыркаентүбә, Иске Балтач, Татар Суыксу, Мари Суыксу, Яңа Кормаш, Карт, Түке, Такталачык, Югары Яхшый, Табанлыкүл, Солтангол, Яңа Богады, Яңа Җияш, Күҗәкә, Югары Уръяды, Адай, Әтәс, Татар Ямалы, Иске Айман авыллары театр коллективларыннан оста уйнаучы үзешчән артистлар һәм мәдәният учагы җитәкчеләре бүләкләнде.   

Халык театры коллективлары арасында урыннар түбәндәгечә:

I – Киров (Урал Галиев, “Тау артында тал елый”), Зөбәер (Аяз Гыйләҗев, “Яра”);

II – Пучы (Рузилә Җамалиева, “Изге имән шаһит”), Иске Кормаш (Әнгам Әтнабаев, “Ул кайтты”), Иске Богады (Зәки Зәйнуллин, “Кырык бернең арбалы хатыннары”);

III – Иске Байсар (Рафис Фазылҗанов, “Вәгъдә бүләге”), Иске Сәфәр (Сәмига Сәүбәнова, “Нигез”) халык театр коллективлары.

 

Дилбәр ӘНВӘРОВА, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:

 

– Безнең мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән артистларыбыз Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин театры артистларыннан бер дә ким уйнамыйлар. Нинди генә әсәргә тотынсалар да, образларны ачып бирәләр. Көлдерәләр дә, елаталар да. Киләчәктә дә иҗади уңышлар саекмасын. Театр сәнгате Актанышта гөрләсен, сүнмәсен”.

 

Рәфидә НАҖАРОВА, район мәдәният йорты хезмәткәре:

 

– Актанышта театр сәнгатенең матур, бай традицияләре яши. Авыл мәдәният йорты драма коллективлары смотры районыбызда ярты гасырдан артык үткәрелә. Быел да һәвәскәр артистларның иҗади мөмкинлеген арттыру, башкару осталыгын камилләштерү, авыл кешеләрен сәхнәгә тарту, сәләтлеләрне ачыклау һәм халыкка күрсәтү максаты алга куелды”.

Наилә ИСЛАМОВА, район башкарма комитетының
социаль агарту бүлеге җитәкчесе:

 

– Районкүләмендә уздырылган драма смотры барышында төрле номинациядәге спектакльләрне күрдек. Төрле жанрдагы пьесаларны сайлаганнар. Елата торган, җан тетрәндергеч әсәрләр белән бер үк вакытта, көлдергеч, шук театрлар да карадык. Киләчәктә дә тирән эчтәлекле әсәрләр көтеп калабыз”.

Иске Сәфәр авылы мәдәният йорты хезмәткәре, киңкырлы талант иясе Әлфис Әхнәф улы Әхмәтшәриповка күпъеллык хезмәте өчен «Мәдәнияттәге казанышлары» күкрәк билгесе тапшырылды.

Филиза СӘЛАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев