Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Без тынычлык яклы

Нәрсә ул дөнья? Дөнья – без һәм яктылык, өмет белән тулы иртә.

Дөнья – тәрәзәләре кояшлы балачак, сиңа һәм туганнарыңа бернинди дә начарлык янамаганны белү һәм тою ул. Җирдә тынычлык турында хыяллар барлык балаларны, өлкәннәрне берләштерә, 
патриотизм хисен көчәйтә. 

Актаныш балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы буларак, әлеге темадан читтә кала алмадым. “Табигать балалары” түгәрәгенә йөрүче укучыларым белән махсус хәрби хәрәкәттә катнашучы хәрбиләргә хатлар язып, рәсемнәр ясап җибәрдек. Ватанпәрвәрлек, туган якның геройлары белән горурлану хисе тәрбияләү максаты алга куелды. Балалар үз эшләрендә җирдә тынычлыкны саклап калу омтылышын, шулай ук хәрбиләребезгә рәхмәт, хөрмәт сүзләрен җиткерергә тырыштылар. 

Рәсем ясау белән параллель рәвештә дәүләт символикасын өйрәнеп, аны төсле карандашлар белән кәгазьгә төшерделәр. 

Хатларында хәрбиләргә җиңү һәм тиз арада өйләренә, якыннары, туганнары, дуслары янына исән-сау кайтуларын теләделәр. Балалар кулы белән язылган теләкләр беркайчан да беркемне дә битараф калдырмаячак. Хәрбиләрнең җаннарын һәм йөрәкләрен җылытачак, 
бигрәк тә балалары, кече туганнары булганнарның. 

– Сезнең хатларыгызны укыганда, рәсемнәрегезне караганда, солдат абыйларыгызның йөзләрендә чын күңелдән елмаю балкып торачак, алар безнең ярдәмебезне тоячаклар, – диде Руслан абыйлары.

Фәйрүзә ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев