Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Безнең хәрби әзерлек җитә

Вил Әминов Актаныш хәрби комиссариаты аша контракт нигезендә махсус хәрби операциягә кушылды.

Аңа 55 яшь. Тумышы белән  Удмуртиянең Воткинск шәһәреннән. 1988-1991 елларда Германиядә армия сафларында сак ротасы взводы командиры урынбасары булып хезмәт итә. 

Ил алдындагы бурычын үтәгәч, нефтьче һөнәре үзләштерә. Төрле урыннарда хезмәт куя. Соңгы вакытта ул “Саф” хуҗалыгында эшләгән. Шунда вакытта аңа контракт нигезендә махсус хәрби операциягә бару мөмкинлеге булуын  әйтәләр. 

– Минем тормыш иптәшем 2016 елда вафат булды. Улым һәм кызым бар. Шулардан башка якын кешеләрем юк. Әгәр хәрби операциягә без бармасак, яшьләрне җибәрәләр. Әле алар яши генә башлаган бит. Кулларына корал да тотып карамаганнар. Ә безнең хәрби әзерлек  җитә, – ди ул. 

Районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов аңа контракт төзегәч бер тапкыр бирелә торган түләүләр хакында кабат аңлатты. 

– Июль ахырына кадәр контракт төзүчеләргә  Татарстан Республикасы 
1 миллион 5 мең сум күләмендә бер тапкыр акча түли.  Оборона министрлыгы 195 мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирә. Районнан да сезгә 100 мең сум күләмендә  өстәмә түләү каралган. 

Хезмәт итә башлагач, ай саен 210 мең сум күләменнән башлап, хезмәт хакы түләнә. Аның күләме хәрби дәрәҗәсенә, хәрби частьларына карап арта.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев