Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

«БСМП» хастаханәсе баш табибы М7 юлындагы автобуслар бәрелешендә яраланган пассажирның ясалма сулыш аппаратына тоташтырылуын хәбәр итте

Марат Мөхәммәдиев М7 юлында автобуслар белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең торышына шәрехләмә бирде.

 

Ике рейс автобусы катнашындагы  юл-транспорт һәлакәте урыныннан 9 зыян күрүче эвакуацияләнгән: 6 ир-ат һәм 3 хатын-кыз. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 6 кеше реанимациягә эләккән,аларның берсенең үпкәләре ясалма сулыш алу вентиляциясенә тоташтырылган, бик авыр хәлдә. Тагын өч зыян күрүче тикшерү уза, алар амбулатор дәвалануга җибәреләчәк.

 Казаннан Чаллыга бер пациентны РКБга эвакуацияләү өчен вертолет очып килде, тагын бер авыр хәлдәге авыруны эвакуацияләү мөмкинлеге дә карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев