Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Бүген «Актаныш» радиосы туры эфирда сәламнәр кабул итте

«Актаныш-информ» бу көннәрдә тулысынча яңарыш кичерде. Радио бүлеге туры эфирда эшли башлады. Бу яңалыкны тормышка ашыру өчен заманча аппаратура, башка мөмкинлекләребез дә бар хәзер, аларның барысы да Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «ТАТМЕДИА» АҖ җитәкчелеге ярдәме белән булдырылды.

 

         Радиокорреспондент Фәния Рәшитова бүген көндезге тапшыруын гаилә темасына багышлаган. Туры элемтәгә чыгучы тыңлаучыларның сәламнәре дә гаилә кыйммәтләре турында булган. 


- Әлбәттә, элемтәгә чыгучыларның һәрберсе безне шушы яңалык уңаеннан котлады, эшебездә уңышлар теләде. Моннан 10 ел элек Актаныш радиосында туры эфирлар тукталып калган иде. Бүген мин үземне яшьлегемә кайткан кебек хис иттем. Бернинди каушап калу да булмады. Тыңлаучылар белән рәхәтләнеп аралаштым. Безне Актанышта гына түгел, күрше Башкортстанда яратып тыңлыйлар. Бүген күп сәламнәр Яркәй, Илеш якларыннан килде,- дип тәэсирләре белән уртаклашты хезмәттәшебез Фәния Шамил кызы. 

        "Актаныш" радиосы хезмәткәрләренә уңышлар телибез,  тыңлаучылар белән турыдан-туры аралашуга корылган тапшыруларның алда тагы да артуын көтеп калабыз. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ".

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев