Бүген Халыклар бердәмлеге көнендә яшь гражданнарыбызга паспортлар тапшырылды
Халыклар бердәмлеге көнендә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне алдыннан Актаныш районы хакимиятендә 14 яше тулган райондашларыбызга паспортлар тапшыру тантанасы булды.
Чара үсеп килүче буын өчен горурлык хисе белән тулы бәйрәм рухында узды.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов шәхсән үзе сигез укучыга Россия гражданины документын тапшырды. Укучыларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итеп, ул әлеге вакыйганың һәр яшь кеше тормышында аеруча әһәмиятле булуын ассызыклады.
Паспорт алу — җәмгыять һәм ил алдында зур җаваплылык та, — дип билгеләде Ленар Рафакович.
Район башлыгы балаларга укуларында уңышлар, куелган максатларга ирешүләрен, туган районыбыз һәм республикабыз тормышында актив катнашуларын теләде. Шулай ук яшь буынның лаеклы гражданнар булачагына ышаныч белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев