Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Егетләр бар яклап та оста булырга тиеш

Хәрби-патриотик айлык кысаларында Актанышның 2 нче урта мәктәбендә дә төрле чаралар үткәрелә.

Безнең иҗат төркеме алардагы бер көн белән танышып кайтты. Унынчы сыйныф укучыларының тормыш иминлеге нигезләре дәресенә туры килдек. Биредә егетләр укытучылары Раил Яманов белән берлектә автоматны вакытка сүтеп җыярга өйрәнәләр иде. Егетләрнең инде шактый шомарганнары сизелеп тора. Күз ачып йомганчы аны сүтеп-җыеп та куйдылар.

–  Хәрби-патриотик
тәрбиягә ел дәвамында игътибар бирелә. Ә февраль аенда аңа аеруча басым ясала. Һәрбер дәрестә моны исәпкә алабыз. Ул булмасын рәсем дәресендә, ул булмасын башкасында. Укучылар белән “Солдатка хат” акциясендә дә катнаштык. Кайнар нокталарда хезмәт иткән егетләр белән очрашабыз, алардан киңәшләр сорыйбыз, – ди Раил Яманов.

–  Сезнеңчә патриотик тәрбия нәрсәдән башлана?

–  Ул гаиләдән үк, әти-әнине яратудан башлана. Мәктәбеңне, туган ягыңны ярату хисләре бар икән, димәк, патриотик тәрбия дә бар дигән сүз. Ә тормыш иминлеге нигезләре фәненә килгәндә, егет кеше бар яклап та оста булырга тиеш. Эш кораллары белән генә түгел, ә мондый кораллар белән дә эш итә белергә тиеш. Әгәр ул аны мәктәп дәрәҗәсендә белә икән, аңа армия сафларында да җиңел булачак. Егетләр илнең нинди вакыты булуга карамастан,  аны якларга тиеш булып тора.

–  Егетләрне автомат сутеп җыярга, аны дөрес кулланырга өйрәтү ничәнче сыйныфтан  башлана?

–  Унынчы сыйныфтан башлана. Соңгы елларда шундый уңай тенденция сизелә, инде ике ел рәттән Казан шәһәренә танк полигонына бардык. Ул апрель айларында була. Республиканың барлык районнарының унынчы сыйныф егетләрен хәрби кыр җыенына җыялар. Анда инструкторлар күзәтүендә чын кораллар, чын патроннар белән эшләргә өйрәтәләр.

Илнур Әмирханов, 10 сыйныф укучысы:

–  Безнең сыйныф егетләре барысы да туган илнең патриотлары. Без бергәләп “Җиңү салюты”, “Ягез әле, егетләр!” дигән бәйгеләрдә катнашабыз. Бу бәйгеләр бездә хәрби-патриотик рухны күтәрергә ярдәм итә. Шулай ук армия сафларында хезмәт итәргә әзерлек тә булып тора.

Бу айлык барышында тарих дәресләрендә дә укытучылар укучыларны тарихи вакыйгалар белән тирәнрәк таныштыралар. Мәктәпнең тарих укытучысы Инсаф Әмирханов балаларга Әфганстанда булган сугыш хакында аңлатты. Ун ел барган сугышта безнең районнан күпме егет катнашуы, ничәсенең шунда ятып калуы хакында мәгълүматлар җиткерде. Быел Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел. Укытучылары бу хакта да искәртте. Укучыларга әфганчы абыйлары белән горурланырга кирәклеген ассызыклады.

Бу вакытта җиденче, тугызынчы сыйныф егетләре  Җиңү паркындагы Әфган һәм Чечня сугышында һәлак булган егетләр истәлегенә куелган мемориаль такталар янын кардан арындырды. Волонтер егетләр әлеге эшне бар күңелләрен биреп башкарды.

Артем Талипов, 9 А сыйныф укучысы:

–  Әлеге мемориаль такталар яныннан үткәндә, минем күңелдә әлеге абыйлар белән горурлану хисләре уяна. Без әлеге территорияне чистартып торабыз. Әфганчы абыйлар хакында онытмыйбыз. Сыйныф сәгатьләрендә дә бу хакта сөйләшәбез. Мәктәбебездә хәрби-патриотик тәрбиягә ныклы игътибар бирелә. ТИН дәресләрендә автоматны сүтеп-җыярга өйрәнәбез. Һәр егет туган илен сакларга тиеш. Яшем тулгач, мин дә армия сафларына барачакмын.

Айгөл Хәбибуллина, Актанышның 2 нче урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:

–  Мәктәбебездә укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү ел дәвамында алып барыла. Сыйныф сәгатьләрендә бу темага сөйләшүләр үткәрелә, патриотик җырлар тыңлатыла. Укучылар белән махсус хәрби операциядә булган егетләрнең гаиләләренә ярдәм итәбез.  Әти-әниләр белән бергә егетләрнең үзләренә җибәрү өчен ярдәмнәр җыела, ярминкәләр  оештырыла.  Волонтерлар белән бергәләп Җиңү паркындагы һәйкәл яннарын җыештыруда да өлешебезне кертәбез.

Бу, укучыларны хезмәт тәрбиясенә дә җәлеп итү булып тора. Шушындый эшләрдә катнашып үскән бала, киләчәктә дә хезмәтне сөя, туган иленең чын
патриоты була.

Шау-гөр килеп, укучылар тиз арада һәйкәл тирәсен матурлап куйдылар. Эшләреннән канәгать булып, мәктәпкә юнәлделәр. 

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев