Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сабантуй-2024: Ленар Зарипов халкыбызны Сабантуй һәм Россия көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм кунаклар! Сезне көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй һәм якынлашып килгән төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Сабантуй — еллар, чорлар үзгәрсә дә, халкыбыз өчен тирән мәгънәгә ия, иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без, беренче кояш нурлары белән кырларга ашыгып, вакыт белән исәпләшмичә тырыш хезмәт куйган алдынгыларны, кыр батырларын хөрмәтлибез. Алар безнең горурлыгыбыз.

Быел да игенчеләребез язгы-кыр эшләрен тиешле агротехник срокларда, зур оешканлык һәм югары сыйфат белән башкарып чыктылар. Аларга ихлас күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм.

Без — бердәм халык. Россия көне — Ватанга мәхәббәт һәм хөрмәт бәйрәме, илебезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен милли бердәмлек, уртак җаваплылык символы. Актаныш районы да илебез үсешенә үз өлешен кертә. Намуслы хезмәтләре, һөнәри казанышлары, агросәнәгать комплексындагы уңышлары белән актанышлылар кече Ватаныбызны данлыйлар. Быел без бәйрәмне катлаулы шартларда билгеләп үтәбез. Һичшиксез, вакытлыча кыенлыклар артта калыр. Дөреслек безнең якта һәм җиңү дә безнеке булачак!

Барлык райондашларыбызны, бәйрәмебезне олылап, сагынып кайткан якташларыбызны бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм, хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, һәммәгезгә шатлык һәм гаилә бәхете телим.

Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Алар белән Сабантуй мәйданнарында очрашырга язсын. Бәйрәм белән сезне!

Ленар ЗАРИПОВ, Актаныш муниципаль район Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев