МХОда һәлак булган райондашыбызның әнисе Надилә Шәңгәрәева: Тизрәк тынычлык урнашсын дип дога кылам!
Актанышның РТС бистәсендә яшәүче Надилә Шәңгәрәева кайгы баскан иңнәрен төз тотарга тырышып бәйрәм тамашасын карый. Туган илебез мәнфәгатьләрен яклап кулларына корал алган солдатларга, аларның гаиләләренә, бигрәк тә әниләренә рәхмәт сүзләре яңгыраганда күзләренә мөлдерәп ачы да, тозлы да яшьләр тула. Батыр улы- төпчек улы Ленар Шәңгәрәев күптән түгел махсус хәрби операциядә һәлак булды. Надилә апа 8 март бәйрәменә багышланган республикакүләм чарада утырганда улының бар тормыш юлын күздән кичерде.
- Өч бала үстердем, олы кызым Лениза Актанышның беренче санлы мәктәбендә укыта, уртанчы улым Ленарис Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда эшли. Кечесе Ленар төзелеш буенча китте. Ленар кечкенәдән апасы белән абыйсыннан аерылып торды, тиктормас, сәрсәнрәк иде, дип әйтимме соң. Махсус хәрби операция башлангач, бик кызыксынды, телевизордан бар яңалыкларны карап барды. Көннәрдән беркөнне үзе дә миңа анда булырга кирәк, дип максат куйды. Каршы килергә, сүзеннән кайтарырга тырышсак та иптәшләренә, солдат дусларына ярдәм итәсе, аларга терәк буласы килү көчлерәк булып чыкты. Контракт төзеп махсус хәрби операциягә китте.
Көнгә өч тапкыр хәбәргә чыга торган иде. Донецкида булды ул. «Әни, алай-болай булса, мине әти янына җирләрсез», диде. «Алай димә, улым, татар юрап китерә, диләр, андый сүзе сөйләмә» дия идем. Гомере шулай гына язылгандыр инде. Тизрәк тынычлык урнашсын дип дога кылам. Башка аналарга безнең кебек бала югалту ачысын татырга язмасын!- дип теләкләре белән сүзен тәмамлады Надилә Шәңгәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев