Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Нәүрүз бәйрәмендә

Уразай авылында Нәүрүз бәйрәме балалар күңелендә истә калырлык итеп үткәрелде.

Аны авыл мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы коллективы бергә оештырды.

Нәүрүз  – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә.  Бу көнне авыл хуҗалыгы белән көн күрүче халыкларның Яңа елы башлана. Фарсы теленнән ул “яңа көн” дип тәрҗемә ителә.  

2009 елның сентябрендә Нәүруз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертелә. 2010 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 64 сессиясе 21 мартны “Халыкара Нәүрүз” көне дип игълан итә.  

Уразай мәктәбе ишек алды бу көнне балаларның шат авазларыннан яңгырап торды. “Карга” костюмы кигән мәдәният йорты җитәкчесе Римма Шәрипова балаларга бәйрәм булуын хәбәр иткәч, кунакка Яз кызы – Нәүрүзбикә белән Кыш кызы килделәр. Алар балаларга матур шигырьләр бүләк иттеләр. Биредә Кыш кызы бирешергә теләмәсә дә, ахырдан үз урынын Нәүрүзбикәгә бирергә мәҗбүр булды.

Чөнки табигатьтә ел фасыллары чиратлашып килә. Моны беркем дә үзгәртә алмый. Чарада балалар моның шаһитләре булдылар. Бергәләп яз турында матур җырлар җырлап, Нәүрүзбикәгә ярышта җиңәргә ярдәм иттеләр.

– Ел саен балалар белән әлеге бәйрәмне билгеләп үтәбез. Нәүрүз – моннан өч йөз еллап элек Иранда барлыкка килгән. Балаларны борынгы гореф-гадәтләр белән таныштыруны максат итеп куябыз. Төрле уеннар оештырабыз. Араларына әби-бабайлар уйнаган уеннарны да кертеп җибәрәбез. Балалар бик теләп катнашалар. Аларны тәмле коймаклар белән дә сыйлыйбыз, – ди мәдәният йорты җитәкчесе Римма Шәрипова.

– Нәүрүз – дуслык, татулык бәйрәме дә. Балаларга да шушы бәйрәм хакында аңлатабыз. Нәүрүз бәйрәмендә кешеләр бер-берсенә теләкләр теләгәннәр, сыйлаганнар, хөрмәт күрсәткәннәр. Кунаклар
чакырганнар. Без дә бүгенге бәйрәмгә Нәүрүзбикәне кунакка чакырдык. Балалар мондый бәйрәмнәрне яраталар, көтеп алалар. Аңа алдан
җырлар, шигырьләр өйрәнәбез. Гомумән, балалар белән милли бәйрәмнәрнең барысын да билгеләп үтәбез, – ди Уразай балалар бакчасы тәрбиячесе Дәния Яхшыгулова.

Балаларның шат йөзләре, уеннардагы актив катнашулары бәйрәмнең уңышлы узуын күрсәтте. Ә инде кунакка килгән татар әбисенең тәмле тәбикмәкләре белән сыйлангач, күңелләре тагын да күтәрелеп китте.

 

Зөһрә Сәлахова, 6 сыйныф укучысы:

Нәүрүз – борынгыдан килгән бәйрәм. Ул көн белән төн тигезләшкән вакытка туры килә. Шуннан соң көннәр озыная башлый. Әлеге бәйрәмгә мин Яз кызы булып киендем. Бәйрәмдә катнашучыларга язның матурлыгын өләшергә теләдем.  

Мәдинә Закирова, 7 сыйныф укучысы:

– Мин Кыш кызы булып киендем. Яз кызына бирешергә теләмәсәм дә, урынымны аңа бирдем. Чөнки чынлыкта мин күңелем белән үзем дә язны көтәм. Яз барлык тереклекнең уянган вакыты бит ул.  

Рузилә ХӘСӘНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев