Районыбызның Җиңү паркында Германиядәге Совет гаскәрләре группасы хәрби көчләрендә хезмәт итүчеләргә стела куелачак
Германия территориясендә хәрби хезмәттә булган районыбыз ветераннары Совет гаскәрләре группасы хәрби көчләренең Германиядән чыгарылуга 29 ел тулу уңаеннан очрашуга жыелды.
1994 елның 31 августында Германиядәге Совет гаскәрләре группасы хәрби көчләренең Германиядән чыгарылуына 29 ел тулды.
Әлеге истәлекле көн уңаеннан Германия җирләрендә хәрби хезмәттә булган районыбыз ветераннары Җиңү паркына жыйналды. Әле ике ел элек кенә районда оешкан әлеге җәмагать оешмасында 40ка якын ветеран исәптә тора.
Очрашуда алар кабаттан хәрби хезмәттә булган вакыйгаларын хәтерләреннән яңартып уздылар. Төрле елларда хезмәт итчеләр арасында бер үк хәрби частьта ил алдындагы изге бурычларын үтәүчеләр дә табылды.
Әйе, Германиядәге Совет гаскәрләре группасының (ГСВГ) зур тарихы бар. 1945 елның 9 июнендә оешып, 1994 елның 31 августына кадәр Ватаныбыз сагында торган иң көчле хәрби группаларның берсе ул. Анда хезмәткә дә егетләрне сайлап, хәрби комиссариатларда гаилә хәлен өйрәнеп, сәламәтлеген тикшереп, лаеклыларын гына алдылар. Районыбызның бик күп егетләре үзләренең хәрби бурычларын Герман җирләрендә үтәделәр.
Чараны район ГСВГ ветераннары Советы рәисе Нәсим Заһертдинов ачып жибәрде. Район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов котлау сүзләрен җиткерде. Шулай ук ветераннарга «ГСВГ ветераны» дип аталган таныклык һәм истәлек медальләре тапшырды.
90 яшен тутырган, арада иң өлкән ветеран Илгиз ага Нәбиев үзенең Бөек Җиңүдән соң Германиядә хезмәтен ничек башлавы турында сөйләп узды, чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Ветераннар алга таба да очрашуларны оештырырга, районда ватанпәрвәрлек юнәлешендәге эшләрдә катнашырга һәм алдагы чорда үзләренең Җиңү паркында истәлек һәйкәлен булдыру турында сүз куештылар.
Бу хакта безгә Нәсим Заһертдинов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев