Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов Россия башкаласы Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов бүгенге көндә Россия башкаласы Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә.

Энгель Нәвап улы бу хакта үзенең телеграмм-каналдагы сәхифәсендә хәбәр итте. 

         Районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов сәфәр кысаларында РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм РФ Төзелеш һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты. 


Һәр ике министр да Татарстан Республикасы эшчәнлеге белән яхшы таныш федераль җитәкчеләр. Сергей Кравцов берничә ел элек Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия- интернатында булып , уку йорты эшчәнлеге белән җентекләп танышып киткән иде. Ә Ирек Әнвәр улы озак еллар нәкъ шушы ук министрлыкны Татарстанда җитәкләде. 
          Энгель Нәвап улына эшлекле сәфәрдән бары уңышлар белән кайтуын телибез!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев