Саннар сөендерми: Бала туу нигә ким?
25 форма-киңәшмәдә район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова табигый үсешнең булмавын саннарда китерде.
Районда 2021 елның беренче яртыеллыгында 105 бала туган. Актаныш авылында 43, Яңа Әлем авыл җирлегендә 12 бала якты дөньяга аваз салса, калган җирлекләрдә нарасыйлар саны дистәгә дә тулмый. Актанышбашта 6, Татар Суыксуында һәм Уразайда 5 бәби туе үткәрсәләр, Кәзкәй, Иске Кормаш, Усы һәм Мәсәдедә ярты ел эчендә бер генә мондый шатлыклы вакыйга булмаган.
Ә менә якты дөнья белән саубуллашучылар туу белән чагыштырганда ике тапкырга арткан. Иң күп халык яшәүче Актаныш авылында, табигый, үлем иң күбе- январь аеннан июньгә кадәр 55 авылдашыбызны югалтканбыз. Пучыда- 17 ( туу- 3), Татар Суыксуында 15 (туу-5), Такталачык (туу-1) һәм Әтәстә (туу-2)- 14 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев