Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Такталачык өлкәннәре- яшьләргә үрнәк

Бүген «Батыр» спорткомплексында өлкәннәр арасында спартакиада булып узды. Такталачык командасы спартакиадага килүчеләр арасында әллә каян аерылып тора. барлык катнашучылар спорт киемннән, команданы күрсәтеп торучы элмә такталары да бар.

Замана белән бергә атлап баручы бу өлкәннәр авылның юл күрсәтүчеләре дә икән.

-Авылда нинди генә эшкә тотынсак та, ул, нигездә, өлкәннәр тәкъдиме белән башланып китә. Алар- позитив фикерлеләр, һәр тарафта яхшылык кына күрәләр. Бәлки бу аларның СССР вакытында тәрбияләнүеннән дә торадыр. Безнең авыл өлкәннәре бик инициативалылар. Бергәләп, киңәшләшеп эшлибез. Зур рәхмәт аларга!- ди авыл җирлеге башлыгы Марс Мансуров. 

Спартакиадада катнашучы Такталачык командасы төрле һөнәр ияләрен туплаган. Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан абый-апалар- барысы да спортны ярата, үз итә. Нәсим Сибгатуллин ел саен теннис ярышында призлы урыннар алуга ирешә, быел да шактый гына чордашларын артта калдырган ул.

Диләрия Гайсина да теннис спортына күптәннән тартыла. Башлангыч ветераннар Советы җитәкчесе Кәүсәрия Ильясова "Спартакиадага катнашырга чакыргач, берәүнең дә кире какканы юк. Мондый чаралар өйдәге бертөрле тормыштан беразга гына булса да ял итү, күңел ачу, яңа сулыш белән яшәи башлауга бер сәбәп бит ул!", ди. 

Җирлектәге өлкәннәргә ункөнлек дәверендә зур игътибар күрсәтелгән. Авыл мәдәният йортында 60лап солы төше яшендәге авылдашларын чәй табыны янына чакырып хөрмәтләгәннәр. Даими иганәчеләр- җирлекнең эшмәкәрләре Гүзәл һәм Рөстәм Вәлиевләр бу юлы да бәйрәмгә спонсорлык ярдәме күрсәткәннәр. Шушы көннәрдә зур юбилейларын түгәрәкләгән авылдашларга бәйрәм кысаларында тәбрикләп бүләк тапшырганнар. "Таң" хуҗалыгы 72 абый-апага 1 мең сумлык бүләк тараткан. Оешмалары таркалган олылар да читтә калмаган, аларның да күңелләрен күргәннәр. Урта мәктәп, коррекцион интернат- мәктәптә, балалар бакчасында ветераннарны чәй табыны янына чакырып кунак иткәннәр.

Шушындый хөрмәтләүләр дә янәдән күңелләрен 18гә кайтара өлкәннәрнең. Сәрия апа Ганиуллина "Яшьләргә бездәге кебек активлык җитми", ди. Бүгенге спартакиадада ул берничә төр ярышта катнашырга әзерләнгән. Йөзү һәм шахматта көчен сыный ул. Ул бүгенге спартакиадада шахмат ярышында 3 нче урынны яулаган.

- Әле генә диңгездән кайттым. Рәхәтләнеп көн саен диңгездә йөздем. Актив яшәү рәвеше сәламәтлеккә әйбәт тәэсир итә, кәефне күтәрә. Яшьләр райондагы мөмкинлекләрдән файдаланып бетермиләр. Бәлки, вакытлары да юктыр, эшләре дә күптер. Әмма барыбер активрак булырга кирәк,- ди Сәрия апа.

Марс Мансуров ветераннарыннан бик канәгать. Форсаттан файдаланып авылдагы һәрбер өлкәнгә җирлек өчен янып-көеп яшәүләре, җәмәгать эшләрендә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

- Зиратларны ел дәвамында карап чистартып торуда башлап йөриләр. Чүплекләрне бетерү, урам, авылларны чистарту, тәртиптә тотуда зур өлеш кертәләр,- ди ул башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев