Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Татарстан Республикасы матбугаты көне алдыннан «Актаныш-информ» коллективына яңа бурычлар куелды

19 май- Татарстан матбугаты көне.

                "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы булган "Актаныш-информ" мәгълүмат үзәге дүрт тармакны- "Актаныш таңнары" газетасы һәм аның рәсми интернет сайтын, телевидение һәм радионы берләштерә.

              "Актаныш-информ" җитәкчесе Айнур Гыймадиев район башлыгы Ленар Зарипов һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова катнашындагы очрашуда һәр тармакның, анда хезмәткәрнең эшчәнлеген анализлады, алга бурычлар билгеләде.

              2022 ел "Актаныш-информ" өчен аеруча куанычлы булды. Коллективыбыз Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән мөхәррият бинасына капиталь төзекләндерү үткәрелде.  Ремонт вакытында 3 айдан артык матбугат хезмәтен "Яшьлек" яшьләр үзәгендә башкарырга туры килде.  Яңа елдан соң бинабыз безне өр-яңадан киенеп каршы алды. 2023 елның февраль аенда тантаналы төстә "Актаныш таңнары" газетасының 90 еллыгы узды. Заманча аппаратура, зәвыкле җиһазлар белән баетылган эш кабинетларында менә дүртенче аебызны эшлибез. Сөенеп эшкә киләбез, рәхәт ару-талу белән эштән өйгә кайтабыз. Бу бәхет турында бик озак хыялланган идек. Өметләребезне чынбарлыкка әверелдергән район, республика җитәкчелегенә без бик тә рәхмәтлебез.

Район башлыгы Ленар Зарипов эшебезне алга таба да уңышлы дәвам итүебезне  теләде. Шулай ук киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Позитив рухтагы язмалар, тапшыруларны күбрәк булдыру, архив материалларын цифрлаштырып грант-конкурсларында катнашу кирәклеген әйтте. 

                  Матбугат хезмәткәрләре кайсы гына тармак хезмәтчәннәренең эшчәнлеген яктыртмый- укытучы, тәрбияче, медицина хезмәткәре, төзүче, авыл хуҗалыгы белгече- материаллар эшләгәндә нәкъ тә шул һөнәр иясенә әвереләсең, эшнең асылына төшенгәндә генә укучыны җәлеп итә алырдай иҗат җимешләре туа. Һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән райондашларыбыз өчен сөенеп, беркадәр ак көнләшү белән кызыгып алар турында яза идек. Татарстан Матбугаты көне алдыннан быел үзебез дә лаеклы хөрмәтләндек. 

               Бәйрәм бүләксез буламы- һич юк. Район башлыгы Ленар Зарипов һәрбер гүзәл затка матур чәчәк гөлләмәләре бүләк итте. Район  башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева районыбызның матбугат хезмәткәрләренә гаилә институтын ныгытудагы, гаилә кыйммәтләрен, ата-ана җаваплылыгын һәм күпбалалыкны популярлаштырудагы хезмәтләренә олы рәхмәтен белдерде. "Актаныш таңнары" газетасы мөхәррире Филиза Сәлаховага, сайт мөхәррире Ләйсән Газизовага, телевидение буенча урынбасар Регина Сәлаховага , радио буенча урынбасар Әлфия Мөхәммәтовага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинаның Рәхмәт хатларын тапшырды. 

             Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлнара Мусина да массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүчеләргә идарә исеменнән рәхмәт белдерде. Бер төркем журналистларга Рәхмәт хаты тапшырды. 

          Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова да үзенең эчкерсез теләкләрен ирештерде:

- Районыбызны республикадагы иң алдынгы төбәк итү өчен сездән дә, бездән дә күп көч сорала. Моның өчен сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм фантазия кирәк. Шулай ук үзегезгә яшь алмаш әзерләү мөһим. Газета, радио, телевидениегә яшь хәбәрчеләрне тартып, үзегезнең дәвамчыларны булдырып, бүгенге көн турында гына түгел, килчәчкне уйлап матур итеп эшләргә язсын,- дип Дилбәр Миркасыйм кызы районыбызның барлык социаль оешмалары исеменнән коллективыбызны бәйрәм белән тәбрик итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев