Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Татарстанда кемнәр ана капиталы хисабыннан айлык түләү алырга хокуклы?

Бала үстерүче гаиләләргә дәүләт ярдәменең мөһим юнәлешләренең берсе — ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләү.

 


Түләү күләме

Ана капиталы хисабыннан айлык пособиенең суммасы балалар өчен билгеләнгән региональ яшәү минимумы белән тигезләнә.

Татарстанда бүгенге көндә әлеге күләм 14 621 сум тәшкил итә. Киләсе елдан ул 15 615 сумга кадәр артачак.


Түләүне алу шартлары

Айлык пособиене рәсмиләштерү өчен гаилә түбәндәге критерийларга туры килергә тиеш:

Гаиләнең ана капиталы буенча тулы кулланылмаган калган акчасы булырга тиеш.
Баланың 3 яшь тулмаган булуы. Әгәр гаиләдә шундый берничә бала бар икән, пособие һәрберсенә билгеләнә, гариза исә бер тапкыр гына тапшырыла.
Гаиләнең уртача бер кешегә туры килгән айлык кереме регионның ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Татарстанда бу күрсәткеч быел — 15 073 сум.


Кем һәм ничек мөрәҗәгать итә ала?

Түләүне рәсмиләштерү өчен сертификат теркәлгән шәхес, шулай ук законлы вәкил, опекун яки ышанычлы зат мөрәҗәгать итә ала. Гаризаны күпфункцияле үзәк аша яки Социаль фонд бүлекләрендә шәхсән тапшыру мөмкин.

Әгәр гариза баланың туган (яки уллыкка алынган) беренче алты ае эчендә бирелгән булса, түләү гаиләгә бала туган айдан ук исәпләнә башлый. Соңрак мөрәҗәгать ителгән очракта пособие гариза тапшырылган айдан билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев