Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Үзәк китапханәдә «Минем гражданлык позициям» чарасы узды

Тиздән- сайлаулар. 2023 елның 10 сентябрендә Татарстанда бердәм тавыш бирү көне узачак. Республиканың 36 районында муниципаль берәмлекләр буенча депутатлыкка өстәмә сайлаулар узачак.

Район үзәк китапханәсе сайлаулар турында укучыларга мәгълүмат бирү, хокукый белемнәр булдыру максатыннан «Минем гражданлык позициям» дип исемләнгән чара уздырды.

Китапханәче Фәндия Гайнанова Актанышның беренче санлы мәктәбе укучыларына сайлаулар турында сөйләде. Чараның максатын оештыручы яшь буында актив гражданлык позициясе булдыру, хокукый грамоталылыгын арттыруда күрә. Әлбәттә инде, китапханәгә килгәч укучыларга берочтан яңа китаплар тәкъдим иттеләр. Кызыклы басмалардан күргәзмә дә эшләп, күзәтү ясалды. Китаханә хезмәткәрләре китап уку, китапны яратуның кеше шәхесе өчен мөһимлеген аңлаттылар. 

Чарада "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге сәркатибе Зәһинә Исламова да катнашты. Зәһинә Гафурҗан кызы укучыларга сайлау буенча төп терминнарга белешмә бирде: 

Бу чара Парламент дәресләре дә булып тора. Сайлауларның төзелеше, аның ничек узуы, кандидатларны билгеләү ничек башкарыла, барысы турында да укучылар кызыксынып тыңлады. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирдем. Сайлау компаниясенә катнашканчы, 18 яше тулганчы ук кешедә хокукый белемнәр булырга, сәяси карашлары алдан формалашырга тиеш. Әлеге чара тәрбияви яктан да әһәмиятле.

Парламент дәресе ахырында укучылар әдәбии викторинада катнашып, сорауларга җавап бирделәр.

Юлай Низаев фотолары.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев