Үзебездә җитештерелгәне яхшырак: Безнең Актаныш ярминкәләре белән дә данлыклы!
Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру — матур традициябез.
Шул исәптән биредә кием-салым, көнкүреш кирәк-яракларын да алу мөмкин. Ә инде күтәренке кәеф, бәйрәм рухы күңелле җыр-моңнар белән баетылып җибәрелә. Бүген бездә бәйрәм ярминкәсе оештырылды, ул — РФ сәүдә хезмәткәрләре көне уңаеннан иде. Районыбыз җитәкчелеге дә җәйге ярминкә барышы белән танышты, халык белән аралашып, аларның фикерләрен белеп алды.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган «Россия сәүдәсе» бәйгесендә Актаныш районы быел да «Иң яхшы ярминкә» номинациясендә мәртәбәле җиңү яулады. Районыбыз икътисадын үстерергә ярдәм итүчеләрне, җирлекнең барлык сәүдә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Актаныш муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов котлады, ихлас рәхмәтлелек белдерде!
Шөкер, Актанышның дан-шөһрәтле ярминкәләре һәрчак оешкан төстә үтә. Монда күпләп үзебезнең эшмәкәрләребез, шәхси эшкуарларлык оешмалары да гаять актив катнаша. Бу җәһәттән Татарстан Республикасының Эшмәкәрлекне үстерү фондының райондагы вәкиле Алмаз Нурлыевның чиксез тырышлыгын һәм булдыклыгын билгелибез. Ул — үз эшләрен булдырып, сәүдә итәргә теләүчеләргә, эшмәкәрлек системасына яңа гына кереп китүчеләргә мөһим әйберләрне өйрәтеп, киңәшләрен бирә һәм якты юл күрсәтә.
Гомумән, ярминкә бик күңелле итеп оештырылган иде. Бәяләр дә «тешләмәде»! Ризыгы да төрле, бәясе дә хуш килерлек иде!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев