2 апрель 2026 яңалыклары
-
Кәзкәй авылында блиндаж мендәрләре тегәләр
Кәзкәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Ярдәм янәшә» волонтёрлар берләшмәсе оешып бик матур эшли башлады. Биредә битараф булмаган авыл халкын уртак максат – махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм итү берләштерә.
-
Мөхәммәтшин: Тукайның тормышчан поэзиясе дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелде
Бүген Казанда, Татарстан Фәннәр академиясендә, татар әдәбияты классигының тууына 140 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай коммеморация объекты буларак: дәүләт һәм җәмгыять» дип аталган Бөтенроссия фәнни конференциясе ачылды. Фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, тарихи хәтерне ныгыту һәм киләчәк буыннарга тапшыру, тарихи аң формалаштыру һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре турында фикер алыша. Конференциядә катнашучыларны республика җитәкчелеге исеменнән ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
-
Актаныш районында “Язгы каникуллар” профилактик чарасы уза
23 марттан 5 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә, шул исәптән Актаныш районында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан “Язгы каникуллар” профилактик чарасы уза. Бу акцияне Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе үткәрә.
-
Чаллы шәһәрендә яшәүче Актанышка кунакка кайткач акчасын урлаткан
Чаллы шәһәрендә яшәүче Актанышка кунакка кайтып, 5 мең сум акчасын урлата. Әлбәттә, кунакка килмәсә дә, акчасыз калган булыр иде, остарган мошенниклар телефон аша аның ышанычын бик тиз яулап ала.
-
Минсельхозпрод Татарстана объявляет конкурс «Семейная фермерская династия Республики Татарстан»
Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан объявляет о проведении республиканского конкурса «Семейная фермерская династия Республики Татарстан».
-
Актанышта язгы чәчүгә чыгарга җир җилләгәнен көтәләр
Республикабызның Яңа Чишмә, Азнакай һәм тагын берничә районында уҗымнарны эшкәртергә басуга чыктылар. Әлегә безнең Актаныш районында кар эрегән басуларда җир җилләгәнен көтәләр.
-
Өй интернетына тоташу турында авылларда сораштыру үткәрү 30 апрельгә кадәр озайтылды
Татарстандагы кечкенә торак пунктларның югары тизлекле интернетка тоташу ихтыяҗын билгеләү өчен РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган сораштыруы 30 апрельгә кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Юбилеема бүләк: Ямьле Әҗәкүл буйлары
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, талантлы рәссам Айрат Сәрвәров чираттагы картинасын тәмамлады. Ул «Ямьле Әҗәкүл буйлары» дип атала Гадәттәгечә, Айрат Изил улы «Актаныш-информ» аша иҗат эшен сәнгать яратучы райондашларыбызга да тәкъдим итә. ыйк әле!
-
Әби -бабаларына кунакка кайткан балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр
Балалар өчен өлкәннәр һәрвакыт үрнәк булып тора. Шуны исә тотып Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәндия Гайнанова һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова каникул вакытларында дәү әти-дәү әниләре янында кунакта булган укучылар белән очрашты. Бергәләп кичке прогулкага чыкканда, китапханәләргә баргач, юл кагыйдәләрен үтәү турында сөйләшү уздырдылар. Балаларга юлда һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеге, хаталарның кайчакта кичерелмәслек нәтиҗәләргә китерүе аңлатылды.
-
В УФНС по РТ напомнили, что банковский кешбэк не облагается НДФЛ
Банковский кешбэк (денежные средства или бонусы, полученные в рамках банковских программ лояльности) не признается налогооблагаемым и освобожден от НДФЛ. Об этом напоминает пресс-служба Управления ФНС России по РТ.
-
Татарстанда ир-атны үсмер улына мопедта йөрергә рөхсәт иткән өчен хөкем итәчәкләр
Татарстанның Кайбыч районында яшәүче ир-атка карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде. Тикшерү версиясе буенча, ир‑ат 13 яшьлек улына мопед сатып алган һәм, үсмернең транспорт белән идарә итү хокукы булмаса да, анда йөрергә рөхсәт иткән.