Чаллы шәһәрендә яшәүче Актанышка кунакка кайткач акчасын урлаткан
Чаллы шәһәрендә яшәүче Актанышка кунакка кайтып, 5 мең сум акчасын урлата. Әлбәттә, кунакка килмәсә дә, акчасыз калган булыр иде, остарган мошенниклар телефон аша аның ышанычын бик тиз яулап ала.
Вакыйга күптән түгел генә Актаныш авылында килеп чыга. Чаллыдан Актанышка кунакка кайтучының телефонына шалтыраталар һәм СМС-хәбәрдәге кодны сорыйлар. Юлдан соң арып уяулыгын югалтамы, ир-егет телефонга килгән кодны әйтә.
Мошенниклар аның Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси битенә керәләр, ике банк картасына да шул рәвешле юл ачыла. Югалган сумма, 4–5 мең сум гына булса да, ул кешенең хәләл хезмәт белән тапкан акчалары бит.
Зыян күрүче РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы бүлегенә мөрәҗәгать итә, хәзер тикшерү эшләре бара. Бу вакыйга һәркемгә уяу һәм сак булырга кирәклеген искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев