Юбилеема бүләк: Ямьле Әҗәкүл буйлары
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, балалар сәнгать мәктәбе укытучысы, талантлы рәссам Айрат Сәрвәров чираттагы картинасын тәмамлады. Ул «Ямьле Әҗәкүл буйлары» дип атала Гадәттәгечә, Айрат Изил улы «Актаныш-информ» аша иҗат эшен сәнгать яратучы райондашларыбызга да тәкъдим итә. ыйк әле!
Гадәттәгечә, Айрат Изил улы «Актаныш-информ» аша иҗат эшен сәнгать яратучы райондашларыбызга да тәкъдим итә. «Ямьле Әҗәкүл буйлары» картинасы — киндергә майлы буяу техникасы белән ясалган.
Мин табигатьтә еш булам, балык тотарга яратам. Шуңа да үземнең иҗат эшләремдә табигать күренешләрен еш чагылдырам. Бу картинамны «Ямьле Әҗәкүл буйлары» дип атадым. Аны мин үземнең юбилеема багышлыйм. Иртәгә, 3 апрельдә миңа 50 яшь тула, -дип хәбәргә чыкты Айрат Сәрвәров.
Безнең редакциянең якын дусты Айрат Изил улын якынлашып килүче гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.Алга таба да туган районыбызның чын патриоты булып, туган ягыбызны данлап, үзенең сәләте белән халкыбызны сөендереп, матур-матур рәсемнәр иҗат итәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев