Актаныш

Актаныш районы

16+
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Әби -бабаларына кунакка кайткан балаларга юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр

Балалар өчен өлкәннәр һәрвакыт үрнәк булып тора. Шуны исә тотып Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Фәндия Гайнанова һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова каникул вакытларында дәү әти-дәү әниләре янында кунакта булган укучылар белән очрашты. Бергәләп кичке прогулкага чыкканда, китапханәләргә баргач, юл кагыйдәләрен үтәү турында сөйләшү уздырдылар. Балаларга юлда һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеге, хаталарның кайчакта кичерелмәслек нәтиҗәләргә китерүе аңлатылды.

 

Очрашу вакытында яктылык кайтаргыч элементлары булган жилетлар киеп, җәяүлеләр сукмагы аша юлдагы хәрәкәтне күзәттеләр, фикер алыштылар. Тукталышларда юл билгеләрен искә төшерделәр, аларның мәгънәсен аңлаттылар.

Очрашу бик файдалы һәм эчтәлекле узды: катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Шулай ук юл кагыйдәләрен бозучылар булуы, кайбер автомобиль йөртүчеләрнең юл бирмәве һәм тизлекне арттыру очраклары турында да сүз барды.

Өлкәннәр оныкларына һәрвакыт юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында кисәтеп торуларын билгеләп үттеләр: «Яшьләр хәзер ашыга, куркынычларны аңлап бетерми», – ди алар.

Очрашу барышында Фәймә Зәйнуллина үзенең иҗат җимешләрен дә бүләк итте. Балалар светофорлы һәм светофорсыз юл кичүләре арасындагы аермалар турында фикер алыштылар: кайсысы куркынычрак, нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк – барысын да бергәләп карадылар. Шулай ук велосипедта йөрүчеләр өчен кагыйдәләр дә искә төшерелде.

Ахырдан катнашучылар бер-берсенә имин юллар теләп, өйләренә таралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев