Кәзкәй авылында блиндаж мендәрләре тегәләр
Кәзкәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Ярдәм янәшә» волонтёрлар берләшмәсе оешып бик матур эшли башлады. Биредә битараф булмаган авыл халкын уртак максат – махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбызга ярдәм итү берләштерә.
Эшчәнлекнең мөһим юнәлешләренең берсе — блиндаж мендәрләре тегү.
Авыл хатын-кызлары мендәрләрнең һәркайсына күңел җылысын салып, зур тырышлык белән әзерли.
Мендәрләр өчен тукыманы кул эшләре осталары өйләреннән алып килә, ә эчлек өчен поролон, синтепон, йомшак уенчыклар һәм мебель материалларыннан калган кисәкләрне кулланыла.
Бу кечкенә генә мендәрләр алгы сызыкта аеруча кирәк: алар күп урын алмый, йөртергә уңайлы, ә солдатка ял иткәндә, окопта яки блиндажда чын ярдәмче була ала.
Китапханәгә йөрүче волонтёрлар мендәр тегү белән генә чикләнми: алар маскировка челтәрләре үрә, мәтрүшкә кушылган чәй өчен фильтр-пакетлар әзерли, өй токмачлары кисә. Биредә үзара тату, бердәм коллектив тупланган, шул ук вакытта берләшмәгә яңа кушылучыларга да шат алар.
«Ярдәм янәшә» волонтёрлар төркеме җитәкчесе, китапханәче Гөлназ Әхмәдишина әзер мендәрләрне җыеп, Актаныштагы «Без бергә» волонтёрлар фондына алып барып тапшырды. Кәзкәй хатын-кызлары тарафыннан 150 мендәр әзерләнгән.
Авыл хатын-кызларына ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Аларның кайгыртуы, күңел җылысы — егетләребез өчен чын мәгънәсендә ана назына тиң.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев