4 сентябрь 2025 яңалыклары
-
Актанышның 2 нче мәктәбендә яңа директор
Бүген Актанышның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә җитәкчелек алышынды. Уку йортының яңа директоры итеп Рәйхан Галимьянова билгеләнде.
-
Рөстәм Миңнеханов Актаныш хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген ачты
Бүген Актанышта район үзәк хастаханәсенең заманча кабул итү-диагностика бүлеге ачылды. Районыбызда яшәүче 26 873 кешегә медицина ярдәме күрcәтүче хастаханә өчен әлеге бүлек бик тә кирәк иде. Кабул итү-диагностика бүлегенең ачылу тантанасында чыгыш ясаганда бу хакта Рөстәм Миңнеханов та искәртте.
-
Актаныштагы яңа янгын сүндерү идарәсе ачылышында Рөстәм Миңнеханов катнашты
Бүген Актанышта зур бәйрәм чаралары уза. Быел гына төзелгән янгын сүндерү һәм үзәк хастаханәнең кабул итү -диагностика бүлеге куллануга тапшырылды. Әлеге өр-яңа объектларның ачылышында Рөстәм Миңнеханов катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов Актанышның авыл хуҗалыгы тармагы, һөнәрчелек һәм эшмәкәрләр эшчәнлеге белән танышты
Бүген Актанышка Рөстәм Миңңнеханов килде. Эшлекле сәфәр делегациясендә РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Әлмир Абашев һәм башка рәсми затлар бар иде. Кунакларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов каршы алды һәм озатып йөрде.
-
«Игътибар, балалар!»: Актанышның беренче сыйныфлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен гамәлдә өйрәнә
25 августтан 7 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Актаныш районында «Игътибар, балалар!» акциясе уза. Аның төп максаты- яшь җәяүлеләргә һәм аларның әти-әниләренә яңа уку елы башында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген искә төшерү.
-
Яңа төзелгән Актаныш район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлеге хезмәтләре белән танышыгыз
Актаныш үзәк район хастаханәсе 1974 елда төзелгән, 26873 кешегә, шул исәптән 22200 өлкән кешегә, балалар – 4673 балага медицина ярдәм күрсәтә. Яңа кабул итү-диагностика бүлеге Рөстәм Миңнеханов карары белән 2025 елда төзелде.
-
Бүген Актанышка Рөстәм Миңнеханов килә
Бүген, 4 сенябрьдә Актанышка Рөстәм Миңнеханов килә.