Актаныш

Актаныш районы

16+
Вакыйга

Рөстәм Миңнеханов Актанышның авыл хуҗалыгы тармагы, һөнәрчелек һәм эшмәкәрләр эшчәнлеге белән танышты

Бүген Актанышка Рөстәм Миңңнеханов килде. Эшлекле сәфәр делегациясендә РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Әлмир Абашев һәм башка рәсми затлар бар иде. Кунакларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов каршы алды һәм озатып йөрде.

Иң элек Рөстәм Нургали улы «Актаныш» агрофирмасы игенчеләре белән күреште. Тракторчы- механизаторлар белән аралашып, истәлеккә фотога төште. 

Районыбызның бай тарихлы авыл җирлекләре мәртәбәле кунакларга милләтебезнең борын-борыннан яшәп килгән гореф-гадәтләрен күрсәтте, тимерчелек, комган ясау, умартачылык кебек һөнәрчелекне дәвам итү үрнәкләре белән таныштырды.

Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшмәкәрлек итүче райондашларыбыз районда, республикада, хәтта ерак чит илләргә үзебездә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итә. «Актаныш чәкчәге», «Актаныш казылыгы», «Актаныш мае» брендын булдырган эшмәкәрләребезнең эшчәнлеге Рөстәм Миңнехановта зур кызыксыну уятты. Авыл хуҗалыгы тармагында барган зур үзгәрешләргә бәясен белдерде. Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш саны артуны яхшы яктан бәяләде.

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев