Актаныштагы яңа янгын сүндерү идарәсе ачылышында Рөстәм Миңнеханов катнашты
Бүген Актанышта зур бәйрәм чаралары уза. Быел гына төзелгән янгын сүндерү һәм үзәк хастаханәнең кабул итү -диагностика бүлеге куллануга тапшырылды. Әлеге өр-яңа объектларның ачылышында Рөстәм Миңнеханов катнашты.
103 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге Дәүләт янгынга каршы хезмәтенең федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 янгын сүндерү һәм коткару отрядының яңа бинасы Актанышның сәнәгать паркы зонасы янында урнашкан. Яңа бинада барлык дәүләт стандартларына туры килерлек шартлар тудырылган. Уку-өйрәнү процессы өчен аерым заллар җиһазландырылган. Ишек алдында биеклеккә менү-төшү күнекмәләрен тагы да чарландырырга манара, махсус камералар, диспетчер, видеокүзәтү системалары куелган. Коллективта 42 хезмәткәр булырга тиеш, әлегә 38 янгын сүндерүче эшли. 3 янгын сүндерү автомобиле бар. Җитәкче Динар Садыйков яңа хезмәткәрләрне эшкә чакырды.
Айнур Гыймадиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев