5 август 2025 яңалыклары
-
СалаваTikлар җыр аша табигатьне сакларга чакыра
Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik«ларның яңа җырга видеолары дөнья күрде.
-
Чишмәлеләр авыл көнен бәйрәм итте
2 нче август Чишмә авылында авыл көне буларак билгеләп үтелде. Авылдашлар, кунаклар, дуслар, күршеләр күптән көтелгән бәйрәмгә туган авылыбызга җыелдылар. Бәйрәмебез бик күнелле булды. Авылның тарихы, котлаулар , кызыклы уеннар, чыгышлар белән чиратлашып үрелеп барды.
-
Иске Богады авылында ут сүнгән
«Актаныш-информ»га ярдәм сорап «Иске Богадыда ут сүнде, җәй уртасында нишләргә дә белмибез», дип элемтәгә чыктылар безгә.
-
Актаныш районы кыр батырларының эш күрсәткечләре
Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе районыбызның кыр батырларының эш күрсәткечләрен тәкъдим итте.
-
Актаныш үзәк район хастаханәсе СВОда катнашучыларны аерым кайгырта
Актаныш үзәк район хастаханәсе махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга кирәкле медицина ярдәме күрсәтә. Мөрәҗәгать итүче барлык ветераннар чираттан тыш кабул ителәләр һәм тулы медицина тикшерүе алалар, бу чиратларда көтмичә сыйфатлы дәвалануны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
-
Минзәләдә сеңелесе пычак белән кадаган малайны Үзбәкстанга алып кайтып җирләячәкләр
Узган ялларда Минзәләдә балигъ булмаганнар катнашында фаҗигале инцидент булуы турында язган идек. Дүртенче сыйныф укучысы булган 11 яшьлек кыз үзенең 13 яшьлек абыйсына пычак белән үлем җәрәхәте ясауда шикләнелә, дип хәбәр ителә. Моннан тыш, Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең реанимациясендә яткан олы яшьтәге хатын — кыз-балаларның әбисе зыян күргән.
-
«Ромашка» бакчасында әти-әниләр белән оештырылган чара Бөтендөнья светофор көненә багышланды
Бөтендөнья светофор көне уңаеннан «Ромашка» балалар бакчасында әти- әниләр белән берлектә бик күп төрле чаралар узды.
-
Пучыда Бөтендөнья светофор көне узды
5 августта Бөтендөнья светофор көне билгеләп үтелә. Бүген Пучы балалар бакчасында балалар белән «Светофорның туган көне» чарасы уздырылды.
-
Актаныш район үзәк хастаханәсендә гриппка каршы вакцина ясау әлегә кичектерелә
Грипптан иң яхшы саклану чарасы вакцина ясау, ди белгечләр. Прививканы авыру сезоны башланганчы, организмда иммунитет булдыру өчен ике ай чамасы алдан ясату мөһим. Актаныш район үзәк хастаханәсенә 1310 дозада вакцина кайтты инде. Әмма табиблар һава торышының артык җылы булуы аркасында вакцинация ясауны кичектереп торырга куша. Бу хакта табиб-терапевт Миләүшә Хаҗиева белән сөйләштек.
-
Актаныш районы агитбригадасы «Саф» хуҗалыгы игенчеләре алдында чыгыш ясады
Бүген Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагында иң кызган мәл- урып-җыю чоры. Игенчеләребезгә урак өсте вакытында музыкаль ял минутлары да бик кирәк. Алар, кыска гына вакыт эчендә авыр физик хезмәттән беразга булса да ял итә, уңай энергия туплый. «Мәдәни мохит» федераль проектының «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеның агитбригада труппасы күчмә концерт программалары оештыра һәм мул иген кырларында игенчеләр алдында чыгыш ясый. Бүген агитбригада атристлары «АлмазАгроТрейд» компаниясенең «Саф» хуҗалыгы игенчеләренә җырлы-моңлы концерт тәкъдим итте.
-
Урак-2025: Актаныш районы хуҗалыкларының 5 августка урып-җыю күрсәткечләре
Актаныш районында 2025 елның урып-җыю эшләре уңышлы дәвам итә.
-
Мәсәде, Пучы һәм Такталачык авыл җирлекләренә яңа автомобильләр кайта
Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советында Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсына йомгак ясауга багышланган оештыру комитеты утырышы булды.