Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәдәни Актаныш

Актаныш районы агитбригадасы «Саф» хуҗалыгы игенчеләре алдында чыгыш ясады

Бүген Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагында иң кызган мәл- урып-җыю чоры. Игенчеләребезгә урак өсте вакытында музыкаль ял минутлары да бик кирәк. Алар, кыска гына вакыт эчендә авыр физик хезмәттән беразга булса да ял итә, уңай энергия туплый. «Мәдәни мохит» федераль проектының «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараеның агитбригада труппасы күчмә концерт программалары оештыра һәм мул иген кырларында игенчеләр алдында чыгыш ясый. Бүген агитбригада атристлары «АлмазАгроТрейд» компаниясенең «Саф» хуҗалыгы игенчеләренә җырлы-моңлы концерт тәкъдим итте.

Урып-җыю кампаниясе вакытында һәр минут кадерле, шуңа да ел саен бу чорда мәдәният хезмәткәрләре төшке аш вакытында кыр хезмәтчәннәренә күңелне күтәрерлек, йөрәккә көч-куәт бирерлек якты хисләр бүләк итәргә, дәртле җырлары белән кәефләрен күтәрергә һәм арыганлыкларын таратырга тырышта.

Бүген «Саф» хубҗалыгы комбайнчылары, йөк ташучылар, башка хезмәтчәннәр алдында ясалган барлык чыгышлар да авыл халкына авыр хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде. Игенчеләр әйтүенчә, артистларның яраткан җырларын башкарулары, күптән онытылган көйләрне яңгыртулары шатлык китерә.

Яхшы кәеф-бергәләп эшләү өчен бик мөһим фактор. Агитбригада чыгышлары кыр батырларына көн буена җитәрлек көч бирә. «Икмәк булса, җыр да була» дип юкка гына әйтмиләр. Безнең агитбригаданың  алыштыргысыз артистлары- Ленарис Шәңгәрәев
Алсу Булатова, Нәзлия Гобәева, Лилия Фәхруллина, Робсон Мусинның җыр-моңнары киләчәк уңышларга илһам бирә һәм күңелләрне җылыта, - ди агитбригада артисты, алып баручы, җырчы Лилия Фәхруллина. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев