Актаныш

Актаныш районы

16+
Хакимият сәгате

Мәсәде, Пучы һәм Такталачык авыл җирлекләренә яңа автомобильләр кайта

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советында Муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсына йомгак ясауга багышланган оештыру комитеты утырышы булды.

 

ТР Муниципаль берәмлекләре Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, смотр-конкурсны уздыруның 16 елында муниципалитетларга 3362 берәмлек техника, шул исәптән 111 автобус тапшырылган.

Оештыру комитеты утырышы йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләр автопаркы тагын 100 автомобиль белән тулыланачак, шул исәптән 96 Lada Niva Travel җиңел автомобиле һәм 4 Атлант маркалы микроавтобус.

Конкурста Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары һәм 2 шәһәр округы катнашты. Барлыгы 202 гариза бирелгән. Актаныш районыннан Мәсәде, Пучы һәм Такталачык авыл җирлекләре конкурста җиңүчеләр булдылар.

ТР Муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев