Пучыда Бөтендөнья светофор көне узды
ЮХИДИ хәбәр итә

Пучыда Бөтендөнья светофор көне узды

5 августта Бөтендөнья светофор көне билгеләп үтелә. Бүген Пучы балалар бакчасында балалар белән «Светофорның туган көне» чарасы уздырылды.

Балалар светофор сигналларын һәм аларның әһәмиятен искә төшерделәр, "Светофор җый", "Светофор - иң яхшы дус" уеннарында катнаштылар.

Бу бәйрәм-балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын юл хәрәкәте иминлегенә җәлеп итү өчен менә дигән мөмкинлек. Тәрбиячеләр балаларга юл хәрәкәтендә машиналар гына түгел, җәяүлеләр дә катнашуын искәрттеләр.

Балалар көнен файда белән үткәрделәр: светофор һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар, бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф алдылар!


Нет комментариев