6 октябрь 2025 яңалыклары
-
Юбиляр укытучыларыбызга истәлек бүләкләре тапшырдылар
Укытучылар көнендә юбиляр тәрбиячеләребез һәм укытучыларыбызны да тәбрикләделәр. Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова педагогларны котлап, истәлек бүләкләре тапшырды.
-
Укытучылар бәйрәмендә Актаныш данын зона, республика этапларында яклаган педагогларны бүләкләделәр
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һөнәри бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешеп, район данын зона, республика этапларында яклаган тәрбиячеләребез һәм укытучыларыбызга кубоклар тапшырды, җиңүче тасмалары кигереп, дипломнар тапшырды.
-
Таныш булыгыз- Тәрбия юнәлешендәге һөнәри бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирешкән укытучыларыбыз!
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова Укытучылар көненә багышланган тантаналы кичәдә тәрбия юнәлешендәге һөнәри бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирешкән укытучыларыбызны тәбрикләде.
-
Укытучылар бәйрәмендә һөнәри бәйгеләр җиңүчеләрен котладылар
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган Укытучылар бәйрәмендә һөнәри бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирешкән тәрбиячеләребез һәм укытучыларыбызны Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев тәбрикләде.
-
Актанышта иң яхшы укытучыларны бүләкләделәр
Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә! Бүген районыбызның әнә шундый асыл затларын-мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
-
Интернет- мошенниклар Киров авылында яшәүченең 7 мең сум акчасын урлаган
Интернет- мошенникларның җинаятьчел гамәлләре көннән-көн шаккаттыра. шушы көннәрдә генә кырыкалдарлар Киров исемендәге совхоз бистәсендә яшәүче хатын-кызны бик оста итеп төп башына утырткан. Мондый авыр хәлдә калмас өчен бер генә секундка да уяулыкны югалтмаска кирәк.
-
6 меңгә якын өлкән яшьтәге татарстанлылар озак вакытлы карау системасы хезмәтләре белән тәэмин ителгән
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын булдыру буенча чаралар гамәлгә ашырыла.
-
Альфия Когогина: Наша задача – оказать содействие участию татарстанских предприятий в государственных программах развития промышленности
Под председательством Депутат Госдумы РФ, федерального координатора проекта «Предпринимательство» партии «Единая Россия» Альфии Когогиной состоялись совещания рабочей группы по реализации государственных программ в сфере промышленности и привлечению федеральных средств в экономику Республики Татарстан.
-
Актанышта Өлкәннәр ункөнлегендә игелекле очрашулар дәвам итә
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Өлкәннәр декадасы кысаларында авыл җирлекләрендәге башлангыч инвалидлар берлеге җитәкчеләре янына барды.