Укытучылар бәйрәмендә һөнәри бәйгеләр җиңүчеләрен котладылар
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда узган Укытучылар бәйрәмендә һөнәри бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирешкән тәрбиячеләребез һәм укытучыларыбызны Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев тәбрикләде.
Ел дәвамында үткәрелә торган “Ел укытучысы”, “Ел тәрбиячесе”, “Ел сыйныф җитәкчесе”, “Педагогик дебют” һәм башка бик күп һөнәри бәйгеләр мөгаллимнәрнең иҗади потенциалын ачу, аларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм тәҗрибә уртаклашуны төп максат итеп куя. Бәйгеләр укытучы һәм тәрбиячеләребезне күп эзләнергә, уйланырга, мәгарифтәге яңалыклар белән танышырга, хезмәттәшлеккә, коллективта эшләргә өйрәтә. Гомумән алганда, педагогларыбыз һәрьяклап үсә, үз өстендә эшли.
Бөтенроссия “Ел тәрбиячесе - 2025” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен сәхнәгә чакырылды, Илфак Шамил улы хөрмәтле педагогларга дипломнар, чәчәк гөлләмәләре тапшырды:
3 урын – Мәзнәвиева Миләүшә Роберт кызы - гомуми үсеш бирүче 1 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе
3 урын – Басыйрова Рузия Рәсих кызы - гомуми үсеш бирүче 3 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе;
3 урын – Солтанова Ләлә Илфар кызы - Чөгәнә балалар бакчасы тәрбиячесе;
2 урын һәм зона этабы катнашучысы – Вахитова Гүзәлия Харис кызы, катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе;
1 урын һәм зона этабы катнашучысы, “Яшь мастер” регионара чемпионатының “Программалаштыру” компетенциясе җиңүчесең остазы – Адгамова Кадрия Вәсим кызы, гомуми үсеш бирүче 7 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе;
“Ел тәрбиячесе - 2025” бәйгесе лауреатларын сәхнәгә чакырабыз:
Сабирова Рәзинә Рафил кызы – гомуми үсеш бирүче 2 нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе;
Мәүлиева Ландыш Мөхәммәтнур кызы- Пучы балалар бакчасы тәрбиячесе.
Бөтенроссия “Ел тәрбиячесе - 2025” бәйгесенең “Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче”номинациясенең муниципаль этабы җиңүчеләре:
3 урын – Ибниева Раушания Рәдиф кызы - гомуми үсеш бирүче 4 нче балалар бакчасы тәрбиячесе;
2 урын – Имамова Гөлназ Ринат кызы, Әҗәкүл балалар бакчасы тәрбиячесе;
1 урын һәм зона этабы катнашучысы, 12 нче бөтенроссия “Россия тәрбиячесе” бәйгесе җиңүчесе -Мухамадиева Илина Рөстәм кызы,Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе.
12 нче бөтенроссия “Россия тәрбиячесе” бәйгесе җиңүчеләре: Сабирова Эльвира Рафис кызы – гомуми үсеш бирүче 1 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе, Әгъләмова Розалия Хәмит кызы – Яңа Әлем балалар бакчасы тәрбиячесе.
Бөтенроссия “Ел укытучысы – 2025” бәйгесенең муниципаль этабы номинациясе җиңүчеләре:
«Иң яхшы биология укытучысы» номинациясе җиңүчесе аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Галеев Айзат Әхмәтвали улы;
«Иң яхшы география укытучысы»номинациясе җиңүчесе Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең география укытучысы Гарипова Розалия Данис кызы;
«Иң яхшы хезмәт укытучысы» номинациясе җиңүчесе Богады төп гомуми белем бирү мәктәбенең хезмәт укытучысы Фаттахова Лениза Динавис кызы;
«Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы»номинациясе җиңүчесе Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Габдрахманова Алмазия Индус кызы;
«Иң яхшы Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы » номинациясе җиңүчесе Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысыИсхаков Илдар Хәмит улы ;
«Иң яхшы математика укытучысы»номинациясе җиңүчесе Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Хәйдәрова Гөлназ Вил кызы;
Безнең башка халыкларныкы кебек үз тарихыбыз, узган юлыбыз, гасырлар аша формалашкан телебез, традицияләребез, үзаңыбыз, мәдәниятебез бар. Татар теле, тарихы, мәдәнияте абруен арттыру өчен, инде берничә ел рәттән Бөтенроссия күләмендә “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең муниципаль этап җиңүчеләре:
3 урын - Хабирова Мәйсәрә Фаис кызы, Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
3 урын - Марданова Адилә Әхсән кызы, Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
2 урын - Галиева Ленара Рафаэль кызы,Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
1 урын һәм зона этабы катнашучысы – Салахова Венера Хәмит кызы – Актаныш технология техникумы директор урынбасары.
Бөтенроссия “Ел укытучысы – 2025” бәйгесе муниципаль этабының “Башлангыч класс укытучылары” номинациясе җиңүчеләре:
- 3 урын – Мансурова Юлия Илгиз кызы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп-интернатының логопеды;
- 2 урын – Ибраһимова Роза Рифкат кызы-Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;
- 1 урын – Мөфтиева Гөлнара Әбелгас кызы- Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;
Бөтенроссия «Ел укытучысы - 2025» бәйгесе муниципаль этабының “Педагогик дебют”номинациясе җиңүчеләре:
3 урын – Маликова Алия Хәмит кызы, Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;
2 урын – Яхшыгулова Зәйнәп Илдар кызы, Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы укытучысы;
“Ел укытучысы – 2025” бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган укытучылары:
- 3 урын – Гыйльмуллина Чулпан Зөлфәт кызы, Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең информатика укытучысы;
- 3 урын – Исламова Динара Заһир кызы,мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары;
- 3 урын – Зарипова Гөлназ Әмирхан кызы, Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
- Районда 2 урын, зона этабы җиңүчесе, районыбыз даны өчен республиканың йомгаклау этабында көч сынашкан республика катнашучысы – Гыйльманова Динара Айдар кызы, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш 2 урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы.
2025 елда «Беренче укытучы» Бөтенроссия һөнәри конкурсның республика этабында җиңү яулап, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның башлангыч класс укытучысы Мусина Ания Хасип кызы икенче турга үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев