Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Интернет- мошенниклар Киров авылында яшәүченең 7 мең сум акчасын урлаган

Интернет- мошенникларның җинаятьчел гамәлләре көннән-көн шаккаттыра. шушы көннәрдә генә кырыкалдарлар Киров исемендәге совхоз бистәсендә яшәүче хатын-кызны бик оста итеп төп башына утырткан. Мондый авыр хәлдә калмас өчен бер генә секундка да уяулыкны югалтмаска кирәк.

4 октябрьдә Киров исемендәге Совхоз бистәсендә яшәүче 1976 елгы хатын-кызның Телеграм-каналына электән таныш булган ир-аттан хәбәр килә. Хатта "Сиңа менә бу кешеләрнең  исемлеген җибәрәм, алар сиңа танышмы?" дип язылган, ә хәбәргә чит сайтка керү өчен сылтама да беркетелгән була.

Хатын-кыз, мошенниклык куркынычын сизиичә, сайтны ача. Документта янәсе махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләрнең исемлеге булган. Әмма Актаныш районы буенча Эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе, юстиция өлкән лейтенанты Илнар Әгъләмов аңлатканча, бу файл «рандом исемлеге», ягъни очраклы рәвештә төзелгән исем һәм фамилия исемлеге.

Хатын-кыз документны караган арада, мошенниклар аның телефонына, беренчел мәгълүмат буенча, зарарлы программаны урнаштырырга өлгергән. Нәтиҗәдә банк счетыннан, зыян күрүченең кәрәзле телефонында урнаштырылган мобиль кушымта аша 7 мең сум күләмендә акча урланган.

Җинаятьчеләр моның белән генә тукталмаганнар. Телеграм-каналда һәм Max мессенджерында зыян күрүче исеменнән аның танышларына провокацион эчтәлекле хәбәрләр юллыйлар:
"Сәлам! Сине видеога төшереп телеграм-каналга чыгардылар», диелә анда. Әлеге хәбәргә шулай ук чит сайтка күчү өчен сылтама беркетелгән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре әлеге факт буенча тикшерү үткәрә, шулай ук зыян күрүченең телефонына зарарлы программаның ничек урнаштырылуын ачыклау өчен экспертиза билгеләнгән.

Өлкән тикшерүче Илнар Әгъләмов Актаныш районында яшәүчеләрне:

Әгәр сез чыганакка ышанмыйсыз икән, беркайчан да килгән сылтамаларны ачмагыз һәм таныш булмаган затлардан файлларны йөкләмәгез. Әгәр хәбәр танышыгыздан килгән икән - моның чыннан да ул булуына инаныгыз, ди.

 

Онытмагыз, игътибарлылык һәм саклык — интернет-мошенниклардан иң ышанычлы саклану чарасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев