Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Актанышта иң яхшы укытучыларны бүләкләделәр

Укытучы – дөньяны танып – белергә омтылучы, балаларның керсез пакь күңелләренә гыйлем орлыклары чәчүче һәм аларның тигез матур шытымнар бирүен сабыр гына көтүче Остаз, газизләрдән – газиз әниләр белән берүк дәрәҗәгә куярлык изге зат. Шулай ук балаларның нечкә саф күңеленә саклык белән генә кагылучы, аларга хаклык энҗеләрен тезүче оста киңәшче психолог та, уку барышында юл күрсәтүче маяк та, алай гына түгел, укытучы ул – ил-көндә барган һәр яңарыш, һәр борылыш, һәр үзгәрешне үз аңы аша үткәреп, алгарыш мәйданында җинү яулашкан каһарман шәхес тә! Бүген районыбызның әнә шундый асыл затларын-мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов укытучыларыбызны бәйрәм белән тәбрикләп, иң изге теләкләрен әйтте. Хөрмәтле педагогларыбызга Мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыклары бүләкләрен тапшырды.  

Иске Байсар мәктәбенең физика укытучысы Сәлимә Якупова Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә лаек булды.

Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:

Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы  - сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернатның тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы;

Әхмәтҗанова Хәмдия Әхтәм кызы - Актаныш технология техникумының татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Закирова Рәмилә Марс кызы – аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы;

Ямалов Филарис Фәнис улы - Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең физика укытучысы;

Россия Федерациясе "Мәгариф өлкәсенең Мактаулы хезмәткәре" исеме белән бүләкләнделәр:

Гарипова Рүзилә Илдар кызы- сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернатның химия укытучысы;

Мусина Ания Хасип кызы- сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернатның башлангыч класс  укытучысы;

Россия Федерациясенең мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнәләр:

Гарипов Даниал Дәниф улы - Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры;

Гилмуллина Чулпан Зөлфәт кызы - Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы;

Мингазова Раушания Котдус кызы - аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

“Татарстан Республикасы Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:

Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы - Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы;

Әхтәмова Гөлнара Илгиз кызы - Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Яшь педагогларга һөнәри яктан үсәргә ярдәм итүдәге казанышлары өчен​“Мактаулы остаз” күкрәк билгесе белән   бүләкләнәләр:

Әхмәтҗанова Айсылу Занил кызы – Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

Гыйльманова Рина Мулланур кызы – Татар Суыксы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

Кашапова Лилия Рим кызы – Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең химия һәм биология  укытучысы;

Нургалиева Линеза Мәрвән кызы – Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Рафикова Резеда Шамил кызы- сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернатның рус теле һәм әдәбияты  укытучысы;

Шәехова Ландыш Габит кызы - аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең социаль педагогы;

Маликова Резеда Тимергази кызы - сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернатның математика һәм физика  укытучысы;

Шәйхелова Әминә Галимәрдән кызы - Актаныш гомуми үсеш бирүче 7 нче балалар бакчасы тәрбиячесе.

Хафизов Әлфис Әнис улы - Актаныш технология техникумы мастеры;

Күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» билгесе белән бүләкләнделәр:

Галиева Ленара Рафаил кызы – Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Нургалиева Лениза Зәки кызы – Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

Салихов Илнар Шәйхенур улы – Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология һәм география укытучысы;

Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы - Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәп-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Шәйхуллина Светлана Риф кызы - сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернатның башлангыч класс  укытучысы.

Бүгенге көндә туган телебезне, тарихыбызны өйрәтү, төрле милләт халыкларының дуслыгын тәэмин итү, яшь буында милли үзаң формалаштыру – милли мәгариф алдында торган әһәмиятле бурычларның берсе.  

«Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр:

Әхмәтова Зөлфия Назыйф кызы – Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Мухтарова Әлфия Әскәр кызы – Татар ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

Хәбирова Мәйсәрә Фаис  кызы – Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Исламова Ләйсән Факис кызы - аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең директор киңәшчесе.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Әхмәтгалиева Айгөл Ралиф кызы – сәләтле балалар өчен  гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Әхметдинова Гөлнара Гранит кызы – Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы;

Борһанова Альбина Фәрит кызы - аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле  Актаныш 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең озайтылган көн тәрбиячесе;

Гайсина Лилия Фәнил кызы – Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Гардиева Лилия Фазыл кызы - Актаныш кадет мәктәп-интернатының инглиз теле укытучысы;

Гыймадиева Миләүшә Илдус кызы - Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Мурзина Эльвира Даннур кызы – Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Хуҗина Ләйсән Флүн кызы - Актаныштехнология техникумы укытучысы;

Шакирова Роза Ришат кызы - Актаныш кадет мәктәп-интернатының география  укытучысы.

Муниципаль Район Башлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хаты бүләкләренә лаек булган мәгариф хезмәткәрләре:

Муниципаль Район Башлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

 Хәбибуллина Рифа Рифхат кызы- балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;

Кашапова Гөлнара Рәис кызы – Байсар балалар бакчасы тәрбиячесе;

Муниципаль район Башлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Авзалова Рима Гайнетдин кызы – Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;

Акирова Гөлчәчәк Исмәгыйль кызы – Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;

Камалова Рузалия Фәндүс кызы – Пучы балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев