Таныш булыгыз- Тәрбия юнәлешендәге һөнәри бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирешкән укытучыларыбыз!
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова Укытучылар көненә багышланган тантаналы кичәдә тәрбия юнәлешендәге һөнәри бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирешкән укытучыларыбызны тәбрикләде.
“Ел сыйныф җитәкчесе – 2025” бәйгесе лауреатлары:
Галимҗанова Раушания Сайфулла кызы – Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе;
Хәбибуллина Сөмбел Габдулла кызы – Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе;
Бөтенроссия “Ел сыйныф җитәкчесе – 2025” бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган укытучылар:
3 урын – Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы – Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе;
2 урын – Шакирова Әлфирә Индус кызы – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның сыйныф җитәкчесе;
“Педагог-оештыручы – 2025” бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган укытучылар:
3 урын – Гаянова Йолдыз Зәһидулла кызы – Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы;
2 урын – Ибрагимова Ләйсән Идрис кызы – аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы;
1 урын һәм зона этабы җиңүчесе, республика этабы катнашучысы – Хафизова Алсу Мирзамөхәммәт кызы – Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы;
“Өстәмә белем бирү педагоглары – 2025”бәйгесе лауреатлары:
Идрисова Фәйрүзә Мөнәвир кызы – балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы
Муратова Миләүшә Зөфәр кызы - балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы
“Өстәмә белем бирү педагоглары – 2025”бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган укытучылар:
3 урын һәм зона этабы җиңүчесе, республика этабы катнашучысы – Хөҗҗәтов Илназ Наил улы – Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы
2 урын һәм зона этабы катнашучысы – Маликов Илназ Фәнис улы – Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет мәктәпем бирү -интернатының өстәмә белем бирү педагогы
1 урын һәм зона этабы катнашучысы – Муллахмәтова Илүзә Мирзахәниф кызы – балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы;
“Педагог-психолог - 2025” бәйгесе лауреатлары:
Хафизова Зөлфия Мәзһәр кызы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының педагог-психологы;
Салахова Гөлназ Әнфәс кызы – Актаныш технология техникумының педагог-психологы;
“Педагог-психолог – 2025” бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган укытучылар:
2 урын яулаган, “Яшь мастер” регионара чемпионаты “Ресторан сервисы” компетенциясе җиңүчесенең остазы – Басыйрова Нурия Муллаян кызы – гомуми үсеш бирүче 7 нче санлы балалар бакчасы педагог-психологы;
1 урын һәм зона этабы катнашучысы – Хаҗиева Гөлчәчәк Нурмөхәммәт кызы – аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы;
“Директорлар киңәшчесе - 2025”бәйгесенең муниципаль этабында җиңү яулаган укытучылар:
3 урын – Котлыяров Салават Мөҗәһит улы – Актаныш кадет мәктәп-интернатының директор урынбасары;
2 урын – Мингазова Рәмилә Рөстәм кызы – Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең директор киңәшчесе;
“Яшь мастер” регионара чемпионаты “Тәрбияче” компетенциясе җиңүчесенең остазы – Мостафина Лилия Рафак кызы – гомуми үсеш бирүче 7 санлы балалар бакчасы тәрбиячесе;
- Шушы ук чемпионатның “Сити-фермерлык” компетенциясе җиңүчесенең остазы – Бикитеева Лениза Илгиз кызы – гомуми үсеш бирүче 7 санлы балалар бакчасының логопеды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев