Актанышта Өлкәннәр ункөнлегендә игелекле очрашулар дәвам итә
Актаныш районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова Өлкәннәр декадасы кысаларында авыл җирлекләрендәге башлангыч инвалидлар берлеге җитәкчеләре янына барды.
Актаныш районында Өлкәннәр декадасы кысаларында бик күп игелекле очрашулар оештырыла. Хезмәт коллективларында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны хөрмәтлиләр, өйләренә барып хәлләрен беләләр, күчтәнәчләр китерәләр.
Район ветераннар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчеләре янына барып, сөйләшеп, аларның тормыш-көнкүреше белән танышып кайтты. Ивалидлар берлекләрен җитәкләүчеләрнең күбесе өлкән яшьтә, сәламәтлекләре какшаса да, үзе кебекләрне кайгыртуга алынулары мактауга лаек.

Иске Сәфәр башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Розалия Баянова, 
Иске Богады авыл җирлегеннән, Яңа Җияштә яшәүче Марсель Харисов һәм башкалар бу очрашулардан бик канәгать калдылар, Фәйрүзә Сөнгать кызына рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев