Актаныш

Актаныш районы

16+
Безнең мәгариф

Укытучылар бәйрәмендә Актаныш данын зона, республика этапларында яклаган педагогларны бүләкләделәр

Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов һөнәри бәйгеләрдә югары нәтиҗәләргә ирешеп, район данын зона, республика этапларында яклаган тәрбиячеләребез һәм укытучыларыбызга кубоклар тапшырды, җиңүче тасмалары кигереп, дипломнар тапшырды.

«Ел сыйныф җитәкчесе-2025” бәйгесенең муниципаль этап җиңүчесе һәм зона этабы катнашучысы  Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе – Нуретдинова Резеда Заһир кызы.

 Бөтенроссия “Ел укытучысы - 2025” бәйгесенең  “Педагогик дебют” номинация җиңүчесе һәм зона этабы катнашучысы Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы – Закирова Ләйсән Ринат кызы.

Республика ата-аналар комитетлары арасында үткәрелгән “Тату сыйныф серләре-2025” муниципаль, зона этапларында җиңүче   Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе – Хәбибуллина Зөһрә Баязит кызы.

Бөтенроссия  “Ел укытучысы-2025” бәйгесенең муниципаль этабында 1 урын яулап, зона этабында катнашучы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның  башлангыч класс  укытучысы – Зиннурова Айгөл Данис кызы.

Бөтенроссия  “Ел укытучысы-2024” бәйгесенең муниципаль этабының абсолют җиңүчесе, зона этабы җиңүчесе, республика этабында лаеклы 3 нче урынны яулаган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның инглиз теле  укытучысы – Темел Румия Данис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев