7 май 2026 яңалыклары
-
1нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Сердәш» радиосы «Ялкын» республикакүләм мәктәп медиалары патриотик фестивале финалисты
6 май көнне «Татмедиа» бинасында Республикакүләм «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестиваленең финал этабы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Чара Татарстан мәктәпләрендә эшләп килүче медиа-командаларны бер мәйданчыкта җыйды.
-
Махсус операциядә катнашучылар өчен «Абилимпикс» икенче чемпионатына 870 гариза килгән
Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» икенче чемпионатында катнашуга 870 гариза бирелгән. Бу хакта Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә һәм Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын уздыруга әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
-
Кулланучы әлифбасы: эт һәм песи азыгын сайлыйбыз
Яр Чаллы территориаль органының Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре йорт хайваннары өчен азыкны ничек дөрес сайларга икәнен ачыклау максатыннан махсуслаштырылган кибеткә бардылар. Эт һәм мәчеләрнең туклануы турындагы сораулар күп хуҗаларны борчый: нинди азык сайларга, кыйммәтле азыклар арзанлылардан нәрсә белән аерыла һәм алар хайван сәламәтлегенә ничек тәэсир итә?
-
Актаныш укучысы Мәскәүдәге зур фестивальгә чакыру алды
Мәскәү шәһәрендәге ВДНХ комплексында 30 майдан 1 июньгә кадәр «Алдынгылар хәрәкәте»нең еллык нәтиҗәләр фестивале узачак.
-
Рөстәм Миңнеханов: 9 Май - батырлык, горурлык, мәңгелек дан бәйрәме
Бу минутларда Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана бара.
-
Чөгәнә авылында Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды
7 май көнне Чөгәнә авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг үткәрелде. Чарада авыл халкы, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашты. Митингта Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасы коллективы да актив чыгыш ясады.
-
Актанышта беренче Җиңү парады узуга — 51 ел: ветеран-укытучы тарихи хатирәләр белән уртаклашты
Нәкъ 51 ел элек Актанышта беренче Җиңү парады узган. Нәкъ 51 ел элек Актанышта беренче Җиңү парады узган. Бу хакта бүген Актанышның 1 нче санлы мәктәбендә “Әти сүзе” дип исемләнгән Әтиләр советы утырышында ветеран-укытучы Мәхәсим Миркасыймов сөйләде.
-
Татарстан халкын 9 майда интернет һәм СМС элемтәсе өзелү турында кисәтәләр
Бөек Җиңү көнендә мобиль интернетка керү мөмкинлеге чикләнәчәк. Бу чикләүләр хәтта «ак исемлекләргә» кергән хезмәтләргә дә кагылачак.
-
Бөек Җиңүгә рәхмәт!
Җиңү көне якынлашкан саен, күңелләрдә дулкынлану, Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларына каршы батырларча көрәшкән ата-бабаларыбыз белән горурлану, аларга рәхмәт хисләре тагы да көчәя. Шушы халәтне райондашларыбыз белән уртаклашып, ЮИД отрядлары укучылары «Георгий тасмасы» акциясе үткәрде. Алар Юл куркынычсызлыгы ДБУның Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова һәм «БлагоДарение» хәйрия фонды волонтёрлары, җитәкчесе Ләйсән Ибраһимова белән бергә бүген Актаныш урамнарындагы авылдашларыбызны Бөек Җиңү көне белән котладылар.
-
Әтиләр сүзе- күңелнең күзе!
Бүген Актанышның 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Әти сүзе» район әтиләр советы семинары уза.
-
Радио көне белән!
7 май – Радио көне. «Актаныш-ФМ» радиосында эшләүче коллегаларыбыз- Фәния Рәшитова белән Әлфия Мөхәммәтованы бәйрәм белән котлыйбыз! Радио тарихына күз салсак, аның башлангычы 1895 елның 7 маена барып тоташа. Бу көнне галим Александр Попов үзе уйлап тапкан беренче радиоприемник белән таныштыра һәм бер сәгать дәвамында радиоэлемтә сеансы алып бара. Менә шуннан башлап, бөтен элемтә өлкәсе хезмәткәрләре 7 майда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә башлыйлар.
-
СЕЗНЕҢ ҮРНӘК — БЕЗГӘ МАЯК!
Бөек Җиңү көне алдыннан Актаныш технология техникумы студентлары хезмәт ветераны, Ленин ордены иясе Дөлфирә Барый кызы Каһирова белән очрашты. 20 яшендә үк СССРның иң югары бүләге — Ленин орденына лаек булган Дөлфирә апа гомер буе фидакарь хезмәте белән үрнәк булып яшәгән. Бүген ул 6 бала анасы, 13 онык һәм 5 оныкчык әбекәсе.
-
ГАСЫРЛЫК ТАРИХ: АКТАНЫШ ТЕХНОЛОГИЯ ТЕХНИКУМЫ СТУДЕНТЛАРЫ 100 ЯШЬЛЕК БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫНДА КУНАКТА
Вакыт үз дигәнен итә, елларга каршы торып булмый. Әмма шундый кешеләр бар — аларны күргәч, вакыт туктаган кебек тоела. Инде берничә ел рәттән гаҗәеп бер кеше — Бөек Ватан сугышы ветераны Тәфкил бабай Вәлиевкә, студентларыбыз белән, җылы очрашуга барабыз без.