Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Радио көне белән!

7 май – Радио көне. «Актаныш-ФМ» радиосында эшләүче коллегаларыбыз- Фәния Рәшитова белән Әлфия Мөхәммәтованы бәйрәм белән котлыйбыз! Радио тарихына күз салсак, аның башлангычы 1895 елның 7 маена барып тоташа. Бу көнне галим Александр Попов үзе уйлап тапкан беренче радиоприемник белән таныштыра һәм бер сәгать дәвамында радиоэлемтә сеансы алып бара. Менә шуннан башлап, бөтен элемтә өлкәсе хезмәткәрләре 7 майда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә башлыйлар.

Бәйрәмнәре белән котлыйк,
Бүген Радио көне,
Бәйрәм рухы белән генә
Үткәрсеннәр бу көнне!

Яхшы кәеф бүләк итеп
Яңа көнне башлыйлар,
Һөнәри бәйрәмнәрен дә
Ял итә алмый алар.

Көнлек яңалыклар белән
Башлап таныштыралар,
Матур тавышлары белән
Безне кызыктыралар.

Тәүлек буе эшләп тора
Радио бер туктамый,
Дөньяның бар почмагында
Бар халык аны тыңлый.
  
Бик мөлаем тавышлары,
Һәр көнне яңгырасын!
Котлы булсын бәйрәмнәре,
Радио эшләп торсын!
Фәймә Зайнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев