Актаныш

Актаныш районы

16+
Спорт хәбәрләре

Сәламәтлек эстафетасы: Актанышның яшь спортчылары җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенә теләктәш!

Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган эстафетада Актаныш авылының балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашты. «Эстафета башкалабыз Казанда 7-10 август көннәрендә узачак җиңел атлетика буенча Россия беренчелегенә теләктәшлек йөзеннән дә оештырылды», ди район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге башлыгы Айгиз Мәгъдәнов.

Җиңел атлетика буенча ярышлар уздыруның максаты- яшь буынның физик әзерлеген үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, массакүләм физкультура хәрәкәтен үстерү, ярышларның җиңел атлетика төрләрен популярлаштыру.

Ярышлар ГТО нормаларын тапшыру кысаларында уза.

Эстафетада балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр һәм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары көчләрен сыный. Яшь спортчыларның күрсәткечләре ГТО нормативларын тапшыру да булып тора. Уңышларга ирешүчеләр - җиңүчеләр һәм призерлар ТР Актаныш муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев