Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган эстафета алдыннан Актаныш яшьләре ГТО түштамгалары белән бүләкләнде
Бүген Актанышта Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионда Бөтенроссия физкультурачылар көненә багышланган эстафета уза. Эстафетада балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләрдән алып югары сыйныф укучылары катнаша.
Бөтенроссия физкультурачылар көне Актанышта җиңел атлетика буенча балалар һәм яшүсмерләр эстафетасы белән башланып китте.
Эстафетаны ачу тантанасын район башкарма комитетының спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге башлыгы Айгиз Мәгъдәнов ачып җибәрде. Район үзәге балалар бакчалары нәниләре һәм тәрбиячеләрен, укучыларны Физкультурачылар көне белән котлап уңышлар теләде.
Бер төркем райондашларыбыз ГТОның Алтын билгеләренә лаек булдылар. Спорт сөюче яшьләребезне түштамгалар һәм таныклык белән Айгиз Мәгъдәнов һәм Актаныштагы ГТО тапшыру координаторы Равил Хаҗиев бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев