Татарстанда ярты ел эчендә 68 ялган акча табылган
Татарстанда 2025 елның II кварталында ялган билгеләре булган 28 Россия акча купюрасы ачыкланган. Бу хакта ТР Милли банкы матбугат хезмәте хәбәр итә. Хәбәрдән аңлашылганча, I кварталда 40 ялган акчаны әйләнелештән алганнар. Ярты ел эчендә аларның саны 68 гә җиткән.
Ялган акчаның күпчелеге 5 000 сум номиналлы купюраларга туры килә (21 данә). Тагын алты ялган банкнота – 1 000 сум номиналлы.
Хәзерге вакытта Россия Банкы банкнотларны модернизацияли. 100 сум (2022 елда чыгарылган) һәм 5 000 сум (2023 елда чыгарылган) номиналлы яңартылган банкноталар әйләнешкә кертелгән. Алар турындагы дөрес мәгълүмат Россия Банкы сайтында һәм «Россия Банкы банкноталары» мобиль кушымтасында урнаштырылган.
ТР Милли банкында банкноталарны модернизацияләүдән мошенниклар да файдаланырга һәм гражданнарга гадәти банкнотларны яңаларына алыштырырга тәкъдим итәргә мөмкин, дип кисәтәләр.
"Банкнотларны алыштырырга яки аларның дөреслеген ниндидер мобиль кушымта ярдәмендә тикшерүне сораган кешеләрнең тәкъдимнәрен игътибарсыз калдырыгыз. Чит кешеләр үтенече буенча бернинди кушымталар урнаштырмагыз һәм алар җибәргән сылтамаларга кермәгез",-диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Анда гадәти банкноталарны модернизацияләнгәннәргә махсус алмаштырырга кирәкми. 1997 елгы купюралар һәм аларның модификацияләре яңалары белән беррәттән әйләнештә кала һәм законлы түләү чарасы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев