«Алтынчәч» балалар бакчасында нәни блогерлар юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнде
Актанышның 7 санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияче Кәдрия Вәсимовна Әдһәмова җитәкчелегендә «Нәни блогерлар» киңәшмәсе узды.
Киңәшмәдә Актаныш районы юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлекчәсе житәкчесе Ләйсән Радиф кызы Мөхәмәтова да катнашты.
Нәни блогерлар түгәрәк өстәл янында юл кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган китапларны карадылар, кызыксындырган сорауларына җавап таптылар. Балалар «ЮЛ» дигән кыска сүзнең бик күп мәгънәгә ия булуын инде беләләр.
Ләйсән Рәдифовна блогерларның сораулар биреп белемнәрен тикшереп узды. Балалар кыю, актив шул ук вакытта шук та. Өйрәнгән белемнәрен күрсәтәселәре килә, бер- берсенең җөмләләрен тулыландырып тора алар.
Блогерларның дәрес күрсәтә алу осталыклары да сыналды һәм югары югары бәягә лаек булдылар.
Нәни блогерларны алда зууур сынаулар көтә, тулырак киләсе язмада булыр,ә хәзергә уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев