Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Мөгаллимлек дигән бәхет бар: Районыбызда Укытучы һәм остаз елын йомгакладылар

2023 нче ел Россиядә Укытучы һәм остаз елы дип игълан ителгән иде. Районыбызда мөгаллимнәребезгә багышланган бик күп чаралар, очрашулар узды. Бүген педагогларыбызны хөрмәтләп Укытучы һәм остаз елына йомгак ясалды.

Тантаналы чараны алып баручылар Нур Хөсәенов белән Рәфидә Наҗарова укытучыларны хөрмәтләп бик күп изге сүзләр һәм теләкләрен җиткереп ихлас рәхмәтләрен әйттеләр. 

Залга җыелган мәгариф хезмәткәрләре Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның мөрәҗәгатен тыңладылар. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов изге һөнәр ияләрен эчкерсез мактау сүзләре белән хөрмәтләде. 

- Хөрмәтле укытучылар, остазлар, ветераннар! Укытучының эше көннән көн актуальләшә, катлаулана. чөнки укытучыга заманадан алда барырга, көн таләпләренә туры китереп белем, тәрбия бирергә кирәк. Үземә белем биргән һәр укытучыны ихтирам һәм хөрмәт белән искә алам. Сезгә укыткан укучыларыгыз хөрмәтле булсыннар, урамда күргәч, исәнләшеп, изге теләкләрен җиткереп китсеннәр. Яшь буынны илебезгә лаеклы шәхесләр итеп тәрбияләп үстерүегез өчен зур рәхмәт! -диде Ленар Рафак улы һәм бер төркем мөгаллимнәргә  мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыклары бүләкләрен тапшырды.

 

1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенә, укучыларны технология фәне нигезләренә төшендерүгә багышлаган, бүгенге көндә балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү мөгаллиме булып хезмәт куючы Мөхәммәдиев Дилшат Сәгыйть улына “Татарстан Республикасының Халык укытучысы”  бүләге;

Актаныш 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Вәлиева Эльвира Фәнис кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәхмәт хаты; мәгариф идарәсе җитәкчесе Шакирова Раниза Митьян кызына күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының «Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы» мактау билгесен; Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Әхмәтова Гөлнара Рафаэль кызына, Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Вәлиева Гөлназ Сәгыйтҗан кызына, Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гыйлфанова Филиза Әкрам кызына; Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Мирзаянова Рания Сәгыйть кызына Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев