Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Лаеклы ялдагы бер төркем укытучылар ​“Мактаулы остаз” мактау билгесенә лаек булды

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен бер төркем лаеклы ялдагы укытучыларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының ​“Мактаулы остаз” мактау билгесен тапшырды.

Яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының ​“Мактаулы остаз” мактау билгесе белән   бүләкләнәләр:

Галиева Рәфига Габит кызы – химия укытучысы, 1981 елдан Югары Яхшый 8 еллык мәктәбе директоры, 1982-1990 елларда Советлар Союзы коммунистлар партиясенең  райком сәркатибе, 1991-2007 елларда аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле Актаныш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры. Без аны таләпчән, принципиаль, эшен яратып, җиренә җиткереп башкаручы җитәкче буларак беләбез. Күренекле казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Татарстанның атказанган укытучысы” исемен йөртә.

Гыйздәтуллина Рәйлә Фәтхулла кызы – рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 2005-2009 нчы елларда Актаныш районы мәгариф бүлеген җитәкли, 2011-2020 елларда Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры. Мәгарифтәге казанышлары өчен “Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе иясе, Татарстанның атказанган укытучысы.

 Мансурова Розалия Хәниф кызы – күп еллар Актаныш 1 нче урта мәктәбендә көнкүреш хезмәте дәресләрен укыта, беренчеләрдән булып “Алсу” тегүчеләр корпоративын ачып җибәрә. Озак еллар хезмәт укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкли. 

 Мирзаһитова Фәндилә Рәис кызы – 1972 елда Яңа Әлем балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. 1981 елдан район мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә тәрбия эшләре буенча инспектор, баш белгеч булып эшли. 1988 елда “Халык мәгарифе отличнигы” билгесенә ия була. 2008 елда Татарстанның атказанган укытучысы, 2020 елда Татарстан АССР төзелүгә 100 ел билгесе белән бүләкләнә.

Чинаева Вәзилә Мансаф кызы – озак еллар Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта, 17 ел фәнни методик эшчәнлек буенча директор урынбасары.Татарстан Респуликасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясе президенты В.В. Путин гранты иясе, Татарстан Республикасының “Иң яхшы укытучысы” бәйгеләре җиңүчесе. “Саумы, белем иле”, “Авылымны күрәм төшемдә”, “Гөлләр калды күңелдә”  китаплары авторы.

Шәвәлиева Рәйсәлә Гавис кызы – 37 ел гомерен Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган.РСФСРның мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы.

Шәйгарданова Фәймә Зиннур кызы – 41 ел дәвамында Актаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. “Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы, “Россия Федерациясе Мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе иясе.

Шәвәлиев Илгизәр Фәтхел улы–1987-2004 еллардаАктаныш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең алыштыргысыз, хөрмәткә ия директоры. СССР Мәгариф отличнигы, СССР укытучылар съезды делегаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, мактаулы мөгаллим, “Ел директоры” исемнәренә лаек шәхес. Без аны таләпчән, төгәл, эшен җиренә җиткереп башкаручы, зур коллективны үз артыннан ияртергә сәләтле җитәкче буларак беләбез.

Бүләкләнүче остазлар, илһамлы каләм иясе Чинаева Вәзилә Мансаф кызы һәм күп еллар дәвамында мәктәп директоры, мәгариф идарәсе җитәкчесе булып эшләгән  Гиздатуллина Рәйлә Фатхулла кызы коллегаларын бәйрәм белән котлап, сайлаган һөнәрләрендә ирешкән уңышлары белән тәбрикләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев