Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Җиңелчә бураннардан соң безнең территориягә 33 градуслы салкыннар киләчәк

Бүген республикада Белоруссиядән һәм Россиянең үзәк районнарыннан килгән циклон хакимлек итәчәк.

Сишәмбе көнне циклон һәм аның атмосфера фронтлары тәэсирендә Татарстан территориясендә яңадан кар ява башлый. Синоптиклар буран аркасында юлларда урыны белән 1000 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булачагын кисәтә. Казанда тәүлек дәвамында 4-5 миллиметр, республика буенча - 3-7 миллиметр кар ява. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -11дән -16 градуска кадәр төшә, көндезге сәгатьләрдә -4, -9 градуска кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык.

Синоптиклар сүзләренчә, циклонның республикага йогынтысы озакка бармаячак.   Чәршәмбе, 14 февральдә Татарстан Республикасы Скандинавиядән Россиянең Европа территориясенә күчәчәк чираттагы антициклон йогынтысына эләгәчәк.

Атмосфера басымы шактыйга артачак, явым-төшем туктала, температура фоны сизелерлек түбәнәячәк. (нормадан 9-14 градуска түбәнрәк дәрәҗәдә). Антициклон 17 февральгә кадәр хакимлек итәчәк.

14 февральгә каршы төндә -18, -23 градуска кадәр, урыны белән -27 градуска кадәр суыта, ә көндез -12 градустан -17 градус булыр дип көтелә. Пәнҗешәмбе, 15 нче февральдә, төнлә һәм иртән -22дән -27 градуска кадәр, урыны белән -30 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана. Көндез -16, -21 градуска кадәр җылыта.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, ягъни 16 һәм 17 февральдә, Татарстанда тәүлекнең караңгы вакытында -25 -30 градуска кадәр, ә түбән киңлекләрдә -33 градуска кадәр температурада үтә дә салкын һава торышы сакланачак. Көннең якты вакытында һава температурасы -16дан -21 градуска кадәр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев