Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Бүген Аккүз һәм Актаныш авылларына махсус хәрби операциядәге сугышчыларның гаиләләренә утын кайтарыла

Районыбызда махсус хәрби операциядәге батырларыбызның гаиләләренә утын әзерләп бирү дәвам итә.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укытучылары мобилизацияләнгән ватандашларыбызның гаиләләренә ярдәм күрсәтү  максатыннан каты көнкүреш полигонына утын кисү өмәсенә чыкты. Аларга тиздән "Автострой" һәм "Коммунсервис" МУП егетләре булышырга килә. Бүген киселгән утын Аккүз һәм Актаныш авылларындагы гаиләләргә кайтарыла.

Быел кадерле кешеләрен махсус хәрби операциягә озаткан 51 гаиләгә утын китерелгән инде. Әле ягулык сорап гариза язучылар тагын бар. Райондагы оешма-предприятиеләр көче белән әлеге гаиләләр тулысынча утын белән тәэмин ителәчәк.

Начар һава торышы торуга карамастан, утынны берничә машинага төяп, авылларга җибәрү оештырылды. Бу игелекле эшкә районның күп кенә предприятиеләре һәм оешмалары кушылды, чөнки утын кисү җиңел эш түгел. УЭНКВ, ПМК, ПМК-Татмелиорация, Ремстройдом, МУП Коммунсервис коллективлары үзләреннән зур өлеш кертте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев